Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айрат хәзрәт Шәфигуллин: Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк

Берничә ел элек Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонында мәһабәт бина – мәчет калкып чыккан иде. Мәхәллә бүгенге көндә ничек яши, дин йортына халык йөриме? Мәчетнең имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин безгә шул турыда сөйләде һәм башкарган эшләре, киләчәккә уй-планнары белән уртаклашты.

- Айрат хәзрәт, гаиләгез белән таныштырыгыз әле, сезгә дини тәрбия кемнән килә?
- Без Туештагы гади бер гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үстек. Әти-әниләр бөтенләй башка идеологиядә тәрбияләнгән. Әмма шулай булса да, әни ягыннан әби-бабайлар дини кешеләр иде. Нәселебезнең чишмә башы Мамадыш районының Югары Ошма авылына барып тоташа. Бабай биш вакыт намазны калдырмады. Ул - орденлы сугыш ветераны, аяклары авырткач, мин еш кына аңа булышырга бара идем, шул вакытта догалар укыганы күңелгә сеңеп калган.

- Ә сезнең дин юлын сайлавыгызга нәрсә сәбәпче булды? Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кайларда укыдыгыз?
- Миңа ун яшьләр чагында күңелемне тетрәндерерлек берничә вакыйга булды: күршебездәге яшь кенә егет юл һәлакәтенә очрап бакыйлыкка күчте һәм мәрхүмә әбиемне төшемдә күрдем. Шуннан соң дога кылмыйча йокларга ятмый башладым. Ә белемем буенча мин - педагог, Әлмәттә укыдым. Аннан соң тугыз ел балаларга белем бирдем. Әти-әнием дә  мәктәптә хезмәт куйды. Тик тора-бара миңа мәгариф өлкәсен калдырырга туры килде. Чөнки ул вакытта ремонт бригадабыз бар иде. Вокзал бинасы төзелешендә, Әсән-Елга, Пычак, Яңа Сәрдек, Чокырча авылларында мәчетләр салуда катнаштык. Әнием исә дини әйберләр сатты, аның да йогынтысы булмый калмагандыр. Кукмара мәдрәсәсенә укырга кердем, аннан Казандагы Мөхәммәдия, Ислам институтын тәмамладым. Үземнең Кукмара мәдрәсәсендә белем бирә башлаганыма унбиш ел булды.

- Туешта яңа мәхәллә торгызу уе күңелегездә кайчан яралды?
- Бу вакыйга белән бәйле тагын бер төш күрдем. Анда миңа «Тәбарәк» сурәсе белән «Син бу мәхәлләне калдырма» дип әйтелде. Һәм элеккеге имам Васыйл абый Һадиев авырый башлагач, әлеге эшне кабул итеп алырга туры килде. Шул елларны иске мәчеттә бабайларны җыеп укыта башладым. Әмма бина кечкенә, зират эчендә урнашкан булгангамы, кешене җәлеп итү бик авыр иде. Бигрәк тә яшьләр, балаларны кызыксындырып булмады. Шул чакта Туешка зур, күркәм мәчет кирәклеге турында уйлар туды. Элеккеге заманнарда дин йортлары авылда иң зур, биек корылма булган. Ә хәзер, киресенчә, катлы-катлы йортлар җиткезәләр. Моның өчен кыямәт көнендә җавап бирергә туры килергә мөмкин.

- Мәчет салу мәшәкатьләре куркытмадымы?
- Без эшкә керешкәндә бер тиен акчабыз да юк иде, әмма Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп торды, юлыбызда изге күңелле кешеләр очрады, төзелеш материаллары сатып алганда бөтенләй белмәгән кешеләр булышты. Беренче эш итеп, урынын сайладык, проектын ясадык. Бинаны агачтан салыйк, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Нәтиҗәдә ике ел эчендә шундый күркәм, уңайлы, 170 кеше сыйдырышлы дин йорты калкып чыкты. Бүгенге көндә икенче имам Райнур хәзрәт Газизов белән бергә хезмәт куябыз.

- Хәзерге вакытта мәчеттә нинди эшләр алып барыла?
- Илдә коронавирус белән килеп туган вәзгыятькә хәтле мәчеттә тормыш кайнап торды: җәмәгатьчелек белән биш вакыт намаз укылды, җомга көннәрендә вәгазьләр оештырылды, дин сабаклары укытылды. Анда унбер укытучы белем бирде. Өлкәннәрдән тыш, шимбә-якшәмбе көннәрендә дәресләргә алтмыш бала йөрде. Мәчеттә социаль юнәлештә дә зур эшләр башкарыла. Мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышабыз: кием-салымнар да җыеп тапшырдык, гошер, фитыр, зәкят, Корбан сәдакалары таратабыз. Аллага шөкер, әлеге изге эшләрдә бик күп райондашларыбыз катнаша.

- Дин йортына балаларны ничек җәлеп итәсез?
- Әйдә, мәчеткә укырга кил, дип кенә бер баланы да кызыксындырып булмый. Шуңа күрә төрле чаралар оештырабыз. Мәсәлән, берничә ел рәттән «Зилант» спорт мәктәбендә – йөзү, «Ялкын» яшүсмерләр клубында мини-футбол буенча ярышлар үткәрдек. Мәчетнең берьеллыгы уңаеннан, балалар сәнгать мәктәбе белән рәсем конкурсы оештырылды.

- Сез үзегез дә – дүрт бала әтисе. Олы кызыгыз Эльмираның кул көрәше буенча җиңүләре турында да ишетеп беләбез. Балаларны тәрбияләгәндә ниләргә игътибар итәсез?
- Без тормыш иптәшем Чулпан белән дүрт бала тәрбияләп үстерәбез, кечкенәсенә алты яшь, олы кызым Эльмира исә бүгенге көндә тормышка чыгып, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. Әйе, ул – кул көрәше буенча Татарстан, Россия, Европа чемпионы, дөньяда өченче урын яулады.
Шуны онытмаска кирәк: балалар кечкенәдән үк әти-әниләренең һәр хәрәкәтен күреп, өйрәнеп үсә, тора-бара аларны кабатлый башлый. Бераз үсә төшкәч, киреләнергә дә мөмкиннәр. Нәкъ менә шул вакытта аларны кызыксындыра белергә кирәк. Ә яхшы белән яманны соңыннан үзләре аера башлаячак.  

- Әле күптән түгел генә ясалган Туеш чишмәсе дә мәчет композициясен тулыландырып, үзенә күрә бизәп тора.
- Электән үк әтиемнең әлеге чишмәне төзекләндерү хыялы бар иде. Аның өчен материаллар туплады, бу агачларга тимәгез, алар чишмә төзелешенә кирәк була, дип әйткәне истә, хәтта сызымнарын да ясады. Әмма бервакыт, шушы мәсьәлә буенча тикшерү килгәч, уеннан чигенергә мәҗбүр булды. Һәм, ниһаять, без аның теләген тормышка ашырдык. Чишмәне чистартып, өен ясадык, юлына брусчатка түшәлде, фонарьлар куелды. Бүгенге көндә аннан кеше өзелми. Әйләнә-тирәсенә 600дән артык чәчәк үсентесе утыртырга планлаштырабыз. Чишмә мәрхүм әтиемә һәм төзелештә көч куйган һәркемгә - зур бүләк, ягъни агып торучы сәдака. Бер хәдистә мәрхүм әти-әниләрегезгә булышырга теләсәгез, биш төрле ярдәм бар, дип әйтелә. Беренчесе - аларга Аллаһы Тәгаләдән җәннәт сорагыз, икенчесе - гөнаһларын кичерүне теләгез, өченчесе – үтәлми калган хыялын тормышка ашырыгыз, дуслары белән аралашуны дәвам итегез, якыннары белән туганлык җепләрен саклагыз. Шуларны эшләсәгез, мәрхүм-мәрхүмәләргә файда китерерсез.

- Сез Туеш авылы турында китап чыгару эше белән дә янып йөрисез, дип беләм.
- Бүгенге көндә авылның тарихын барлап, мәгълүматлар туплап, китабын язу өчен Фәрит Вәлиевка тапшырдык. Бик күп архивларда эзләнергә туры килде. Халык санын алу буенча мәгълүматларны, хуҗалык кенәгәләрен өйрәндек, авылның сиксән еллык метрикасын тәрҗемә иттек. Бу бик кызыклы, мавыктыргыч эш булды. Хәтта сугышка китеп хәбәрсез югалган якташлар табылды.

 - Алга таба нинди уй-планнар белән яшисез?
- Без киләчәктә дә мәчет-чишмә яны территориясен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Әйләнә-тирәсен яшелләндереп, ярларын тәртипкә китерергә, балалар мәйданчыгы урнаштырырга телибез. Мәчет янына мәдрәсә төзү хыялыбыз да бар. Аның проекты әзер, тик әлегә бу эш туктап тора, бәлки киләчәктә тормышка ашырырбыз. Уй-ниятләребез изге, барысын да халыкка булсын, дип тырышабыз, шуңа күрә, иншалла, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, дип ышанабыз.

- Айрат хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: Фәрит Валиев, Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев