Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл мәктәпләрендә яңалык: кайнар ризык ике тапкыр бирелә

Бигрәк тә үсә торган организм өчен энергия чыганагы кирәк, ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

Укучы балаларның тормышында мәктәп аерым урынны алып тора, чөнки аларның иң күп вакыты шунда уза. Хәзерге заманда бигрәк тә балалар, төрле түгәрәкләргә йөреп, өйгә кичке якта гына кайтып керә. Шуңа күрә аларның мәктәптә туклануы - ата-аналар, укытучыларны борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.  

Кукмара районында барлыгы 32 мәктәп исәпләнә, аларда 6247 бала белем ала. Бүгенге көндә һәр белем бирү йортында да 1-4 сыйныф укучылары өчен - көнгә ике, ә инде озынайтылган көн төркеменә калучы балаларга өч тапкыр туклану оештырылган. Башлангыч сыйныф укучылары федераль  акча хисабына бушлай ашый. Аларның көнлек ашавы 55 сум 55 тиенгә төшә. Авыл мәктәпләрендә исә урта сыйныфлар элек тә көнгә ике тапкыр туклана иде. Тик беренче тапкыр ашау җиңелчә генә: бутерброд, печенье, кабартма яисә перәннек белән чәй эчәләр. Ә икенче ашау күпкә туклыклы, анда җылы ризык бирелә. 5-11 сыйныф укучыларының бер көнлек ашавы өчен ата-аналар кертеме 37,07 сумны тәшкил итте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, беренче декабрьдән авыл мәктәпләрендә укучыларның туклану системасына яңалык – кабат ике тапкыр тулы ашау режимын  кертелде. 

«Быел продукциягә бәяләр шактый арту сәбәпле, укучыларның менюсын үткән елгы суммаларга сыйдыра алмадык. Һәм әти-әниләр дә әлеге сумманы күтәрә, ягъни түли алмыйбыз, дигәч, беренче сентябрьдән укучыларның ашавын бераз киметергә туры килгән иде. Әмма соңгы вакытта әти-әниләрдән балаларының мәктәптән тамаклары ачып кайтуы турында фикерләр ишетелә башлады. Чөнки алар, иртән чыгып китеп, 15-16 сәгатьләргә кадәр мәктәптә булалар, билгеле, бу вакыт аралыгында бер тапкыр гына җылы ризык ашаган баланың тамагы ача. Бигрәк тә үсә торган организм өчен энергия чыганагы кирәк бит. Шуннан чыгып, без авыл мәктәпләренә кабат ике тапкыр тулы ашау режимын кертергә булдык. Ашау якынча ун сумга кыйммәтләнә, бу бер айга 260-300 сум тирәсе яңадан өстәлә, дигән сүз. Ата-аналар мондый аерманы күтәрә алыр дип ышанам. Яңа менюга күз салсак, беренче ашауда төрле ботка һәм ашлар булачак. Ә икенче тапкыр ашаганда  ул  салат һәм итле ризыклар белән тулыландырылачак», - ди Илфат Әхмәдуллин.

Шәһәр мәктәпләрендә укучыларга исә өстәмә ирекле меню төзеләчәк, ашханәләрнең үзләрендә пешерелгән камыр ризыкларын сату оештырылачак.  Моның өчен ашханәләрдә бөтен мөмкинлекләр дә бар, диделәр. Чөнки федераль программа ярдәмендә күп мәктәпләрнең азык блоклары капиталь ремонтланды, яхшы  җиһазлар куелды. «Ә ни өчен шәһәр балалары өчен дә ике тапкыр тулы ашау булдырылмый?» - дигән сорау туа.

«Чөнки шәһәр мәктәпләрендә балалар саны күп, шуңа күрә урта сыйныфларны ашату өчен вакыт буенча сыешып булмый. Моның өчен дәрес сәгатьләрен бүлеп алырга ярамый, укыту программа нигезендә башкарыла, шул ук вакытта тәнәфесләр дә чикле», - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе. 

Барлык мәктәпләрне дә продукция белән тулысынча район кулланучылар кооперативы тәэмин итә. 1 сентябрьдән  менюга Кукмарада җитештерелә торган борай ярмасыннан ботка керткәннәр. Аны балалар бик яратып ашый икән. Бүгенге көндә мәктәп ашханәләре тулысынча пешекчеләр белән тәэмин ителгән. 

Шулай ук Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, продукция кыйммәтләнү сәбәпле, Яңа елдан балаларның ашавы өчен түләүләрнең артуы көтелә. Шәһәр мәктәпләрендә бер тапкыр ашаган өчен ата-аналар кертеме 41,64 сумны тәшкил итәчәк, ә авыл мәктәпләрендә бу сан 47,48 сум булачак. 4 ноябрьдә чыккан район башлыгының карары нигезендә, мобилизацияләнүчеләрнең ул-кызлары балалар бакчасына, төрле түгәрәкләргә бушка йөри ала, шулай ук мәктәпләрдә дә туклану өчен акча түләүдән азат ителә. 

Ришат ШАКИРОВ, Янил мәктәбе директоры:

Безнең Янил урта мәктәбендә барлыгы - 135, ә Вахит авылындагы филиалда 49 бала белем ала. Декабрь аеннан урта сыйныф укучыларының туклану режимына кертеләчәк үзгәрешләргә без уңай карыйбыз. Беренче чирек ахырында әти-әниләрдән анкета ярдәмендә сораштыру үткәрдек. Анда балаларның туклануы турында шактый сораулар урын алган иде. Җавапларның якынча егерме процентында укучыларның рационын көчәйтергә кирәклеге әйтелгән. Мин моның белән килешәм, чөнки үсеп килүче организмга җылы, туклыклы ризык кирәк. Билгеле, рацион тулыланганнан соң, ата-аналар кертеме дә бераз артачак, ике-өч бала тәрбияләүчеләрнең акча янчыгына бу сизелми калмас. Әмма бер әти-әни дә ул-кызларының ашавы өчен акчасын жәллидер дип уйламыйм. Бәлки балаларның кесә чыгымнарын бераз киметергә кирәктер. Менюда каралган бәрәңге, чөгендер, суган, кәбестә һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләр үзебезнең мәктәп бакчасыннан. Аларны укытучылар, укучылар, әти-әниләр белән бергәләп үстерәбез һәм ел буе кулланабыз. Ашханәдә пешекче һәм ашханә хезмәткәре белән берлектә өч кеше хезмәт куя. Бик тәмле әзерлиләр, балалар яратып ашый. 

Нурфия МИННЕКАЕВА, Вахит:

Кызым Янил урта мәктәбендә 7 сыйныфта белем ала. Үзем ата-аналар комитетында исәпләнәм. Балаларның ашавы турында һәрдаим кызыксынып торам. Мәктәптә тәмле ашаталар, без бик риза. Ике тапкыр җылы ризык бирелә башлавын да хуплыйм. Алар иртә белән сәгать җидедә чыгып китәләр, кичке сәгать өчләрдә генә кайтып керәләр, шуңа күрә балаларның тамаклары ачадыр дип уйлыйм. Мин үзем ач йөрмә, кайтканда булса да кабарсың дип, конфет тыгып җибәрә идем. Ике тапкыр тулы ашау кертелсә, бер борчу кимер. Ә акчасына килгәндә, иң мөһиме - балалар тук булсын.

Нурфия ТИМЕРБАЕВА, Югары Арбаш мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе:

Безнең мәктәп яшендәге ике балабыз бар. Улым – тугызынчы, кызым дүртенче сыйныфта белем ала. Укучыларның туклану режимына кертеләчәк үзгәрешләрне уңай кабул иттек. Балаларның ашавы тагын да яхшыра икән, нишләп без каршы булыйк, шулар өчен яшибез бит. Тамаклары тук дип, күңелебез тыныч торыр. 

Рафилә ӘХМӘТОВА, Нырты мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе:

Без мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз, ата-аналар комитеты составында шунда эшләүчеләр дә бар. Ашханәдәге яңалыклар, балаларның ашавы белән дә даими кызыксынабыз. Бик тәмле ашаталар, күптәннән эшли торган тәҗрибәле пешекчеләр хезмәт куя. Алтынчы сыйныфта укучы кызыбыздан да: «Бүген нәрсә ашадыгыз, тәмле булдымы?» – дип сорашабыз. Без барысыннан да канәгать. Балаларның тамакларына ике тапкыр җылы ризык керсә, бик риза булыр идек, чөнки алты-җиде дәрес укыганнан соң, төрле түгәрәкләргә дә калалар.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk