Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әсән-Елга балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара

1990 елда үзенең ишекләрен ачкан балалар бакчасы бүгенге көнгә кадәр капиталь ремонтның ни икәнен дә белмәгән.

Әсән-Елга балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. 

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

1990 елда үзенең ишекләрен ачкан балалар бакчасы бүгенге көнгә кадәр капиталь ремонтның ни икәнен дә белмәгән. 

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

«Балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен бакчадагы мөмкинлекләр канәгатьләнерлек түгел иде. Бинаның түбәсеннән су үтте, тәрәзә-ишекләрдән салкын керде. Кыш көннәрендә бүлмә температурасы 15-17 градус җылыдан артмады. Дөрес, 2010 елда җылылык системасы алышынгач, бакчага бераз ямь керде үзе. Әмма шулай да сабыйларыбызга юка киемнәрдән йөрү мөмкин түгел иде. Бакчада зур күләмле төзекләндерү эшләре башланды. Түбә яңартылды, фасад өлеше эшләнде, җылылык, су системасы, канализация, электр чыбыклары алыштырылды, идәннәр җылытылды, пластик тәрәзәләр куелды. Шулай ук ишекләр дә өр-яңадан булачак. Кыскасы, бакчабызда төзүчеләр кулы кагылмаган бер почмак та калмый, һәммәсе җиренә җиткереп, заман таләпләренә туры китереп эшләнә», — дип сөйли бакча мөдире Римма Гарифҗанова.

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында эш гөрли. Егетләрнең берсе диварны штукатурлый, икенчеләре шомарта, плитә ябыштыра, кайткан төзелеш материалларын урнаштыра, ут чыбыклары суза... «Объектта һәркемгә эш фронты билгеле. Вакытында төгәлләү өчен тырышырга кирәк», — ди алар. 

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

Бакча мөдиренең сүзләренә караганда, тиздән яңа җиһазлар, уенчыклар да кайтачак икән. Проект документында территориягә газон печәне чәчеп яшелләндерү, уен мәйданчыгы ясау да каралган. 

«Бүгенге көндә 11 бала вакытлыча Арпаяз авылындагы бакчага йөри. Ремонт эшләре төгәлләнгәч, алар кабат бирегә кайтачак. Авылыбызда яңа өйләнешүчеләр дә бар. Шөкер, яшь гаиләләрнең күбесе биредә төпләнеп кала. Тиздән сабыйлар саны тагын да артыр, яңартылган бакчабыз гөрләп эшләп торыр дип өметләнәбез», — ди Римма Васыйл кызы.

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

Балалар бакчасыннан берничә йөз метр гына читтә урнашкан Әсән-Елга авылының мәдәният йортына да сугылдык. Анда да төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Әсән-Елга балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара

«Мәдәният йортының бинасы 1982 елда салынган. 2018-2019 елларда республика программасы буенча аңа яңа сулыш өрелде. Идән-түшәм, тәрәзәләр яңартылды, барлык системалар алышынды, яңа ишекләр куелды, сәхнә ясалды һәм башка бик күп эш башкарылды. Быел ремонт дәвам итә. Тулысынча бина тышлана, нигезгә су үтеп кермәсен өчен отмоскалар эшләнә. Шушы көннәрдә тамаша залына 202 яңа урындык та кайтты», — ди мәдәният йорты мөдире Дания Мөхәммәтова.

Фото: Алсу Саләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk