Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арпаяз авылыннан Илһамия Басыйрова: «Каз өмәсен ел да көтеп алам»

Ул быел 30 үрдәк, 35 чеби, 25 каз алып үстергән.

Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Илһамия Басыйрова хуҗалыгында «Каз өмәсе» узды. 

Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Илһамия Басыйрова хуҗалыгында «Каз өмәсе» узды

«Арпаяз авылына килен булып төшкәнгә дә 29 ел вакыт үтте. Дүрт балам, оныкларым бар. Хәзер инде зур маллар тотмыйм. Быел 30 үрдәк, 35 чеби, 25 каз алып үстердем. Ел саен каз-үрдәкләрне авылдашларым, дусларым белән бергәләп эшкәртәбез», — ди Илһамия ханым.

Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Илһамия Басыйрова хуҗалыгында «Каз өмәсе» узды

Хуҗабикәнең сүзләренә караганда, ул казларга катнаш азык, ашлык пешереп ашата, бер айдан су буена төшерә, ә инде эшкәртергә бер ай кала сарайга ябып, бары тик икмәк белән генә тукландыра икән. 

«Казларның бөтенесен дә беркөнне эшкәртергә кирәк, юкса калганнары стресс кичерә, куркып кала. Мин кайнап торган суга чәй содасы салам. Болай эшләгәндә йолкырга йомшак була. Казларның канатларын кисәбез, каурый йоннарын алабыз. Шулай ук култык астындагы 5-6 бөртек каты йонны да (хәрам йон дип йөртәбез) йолкып, учакта яндырабыз», — ди ул.

Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Илһамия Басыйрова хуҗалыгында «Каз өмәсе» узды

«Каз өмәсе»н оештыруны башлап йөрүчеләр — Арпаяз авылы клубы хезмәткәрләре Эльмира һәм Рөстәм Ибраһимовлар. 

«Клубта 7 берләшмә уңышлы гына эшләп килә. Анда балалар да, яшьләр һәм өлкәннәр дә теләп йөри. Апаларыбыз аеруча актив. Без алар белән төрле чаралар оештырабыз, спектакльләр куябыз, экскурсияләргә йөрибез. Арпаязда каз асраучылар да шактый. Без бергәләп өмәләр оештырабыз. Узган ел Әлфия апа Мәрданова хуҗалыгында булган идек, быел исә Илһамия апага җыелдык. Күмәкләшеп башкарган эш ул ялыктырмый да, күңелле дә була», — ди Ибраһимовлар.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk