Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр көне алдыннан Кукмара бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны өенә озату тантанасы булды

Манзарас авылыннан Жанна һәм Юрий Пислегиннар өченче тапкыр әни-әти булды.

Әниләр көне алдыннан Кукмара үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән яңа туган сабыйны, тантаналы рәвештә, өенә озаттылар.

20 ноябрь көнне 15.40 сәгатьтә 3 килограмм 930 грамм авырлыкта һәм 52 сантиметрлы кыз бала дөньяга килә. Манзарас авылыннан Жанна һәм Юрий Пислегиннар гаиләсендә күптән көтелгән вакыйга була бу. Гаилә башлыгы баланы ышанычлы итеп, курыкмыйча кулына ала. Бу аларның гаиләсендә беренче сабый түгел. Ника исемле сеңелкәшләре белән очрашуга уллары Егор һәм кызлары Кира да килгән иде.

«Әни булу - бик зур бәхет. Мин Әниләр көненә күп балалы әни булырмын дип уйламаган идем. Профессиональлек һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Жанна.

Бәхетле ата-аналарны район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәровалар котлады.

Равия Каримуллина: «Бала туу – бик мөһим, дулкынландыргыч мизгел. Бүген бу гаилә тантанасын уртаклаша алуыма бик шатмын», - дип билгеләп үтте. Ул гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Бәхетле ата – аналарга бүләкләр, кечкенә Никиның беренче төп документы - туу турындагы таныклык тапшырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X