Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга Сергей Димитриев гаиләсе белән килгән иде

"Бу – һәркем өчен дә мөһим вакыйга. Безнең һәм балаларыбызның киләчәге бүгенге сайлаудан тора бит", - диде ул.

Бүген Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында урнашкан 1281нче номерлы сайлау участогында иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә.

Бирегә беркетелгән урамнарда яшәүчеләр, күңелле музыка астында сайлау участогына килеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар өчен тавыш бирәләр.

Кукмаралыларның кәефе күтәренке: алар таныш-белешләре белән аралашалар, фотога төшәләр, ә беренче тапкыр сайлауларда катнашучыларга күңелле бүләкләргә тапшырыла.

- Безнең участокның ишекләре иртәнге сәгать җидедә ачылды. Сайлаучылар бик күп килә, Кукмара халкының әлеге эшкә җаваплы каравы сизелә. Тавыш бирү бик тыныч, оешкан төстә уза, - диде 1281нче номерлы сайлау участогының рәисе Зөһрә Зиннәтуллина.

Бирегә тавыш бирергә үзенең тормыш иптәше Виктория һәм кызлары белән район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.

- Райондашларның сайлауларда актив катнашуларын күрү бик күңелле. Бу – һәркем өчен дә мөһим вакыйга. Безнең һәм балаларыбызның киләчәге бүгенге сайлаудан тора бит, - диде ул.

фото: Эльвира Миннахметова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X