Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алга карап эшлиләр

Авыл җирен мал-туарсыз күз алдына китерү дә кыен. Күпләр өчен алар гаиләне терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә керем алу чыганагы да булып тора. Шуңа да республикада мал санын арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү өчен гаилә фермалары төзүгә юнәлдерелгән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында районыбызда да өч дистәдән...

Авыл җирен мал-туарсыз күз алдына китерү дә кыен. Күпләр өчен алар гаиләне терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә керем алу чыганагы да булып тора. Шуңа да республикада мал санын арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү өчен гаилә фермалары төзүгә юнәлдерелгән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында районыбызда да өч дистәдән артык мини-ферма булдырылды. Аларның хуҗалары сөт җитештерәләр, үгез симертәләр, сарык, куян, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Иске Кенә авылында яшәүче Юрий Федотов-Яканаев исә сарыкчылык тармагына өстенлек биргән. Вахта ысулы белән Себер якларында хезмәт куючы кешенең шушы эшкә алынуы бераз гаҗәбрәк тә кебек. "Дружба" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучыларга ул үзе бу адымын түбәндәгечә аңлатты:
-Күптән фермер булырга хыялланган идем, әмма эшне нәрсәдән башлыйсын белмәдем. Быел Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гайнетдиновтан гаилә фермалары төзү буенча федераль һәм республика программалары булуы турында белдем һәм хыялымны тормышка ашырырга керештем. Бизнес-план төзеп, аны яклап, федераль программа кысаларында дәүләттән 1,5 миллион сум ярдәм алдым. "Россельхозбанк" абзар төзү өчен кредит бирде. Җирне рәсмиләштердем. Шушы эшләрдә булышлык күрсәтүләре өчен авыл җирлеге һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Ферма 80 сарык асрауга исәпләнгән. Уңайлы итеп абзар, утар төзеп куйган. Балтач районының Тимирязов исемендәге хуҗалыгыннан 35 сарык, ике тәкә алып кайткан. Сарыклар барысы да буаз, гыйнвар аенда бәрәннәр көтелә. Димәк, мал саны тагын да ишәячәк дигән сүз. Терлек асрау - җиңел хезмәт түгел. Шушы авырлыктан курыкмыйча, зур эшкә тотынган Юрий Александровичка зур уңышлар телик.
"Дружба" агрофирмасының Поч.Кучук комплексындагы шартлар да күп хуҗалыкларны көнләштерерлек. Реконструкция ясалганнан соң заманча төс алган мал тораклары, иркен утарлары, бетон түшәлгән юллары булган комплекс белән элеккеге тирескә, пычракка баткан ферма арасында җир белән күк аермасы. Ике елга җитәрлек итеп азык хәзерләгәннәр. Узган ел белән чагыштырганда ит, сөт җитештерү арткан. Көтү яңарту өчен таналар белән эшләүгә игътибарны арттырганнар. Бер утарга 150 буаз тана чыгарылган. Икенче утардагы 60 тана быел ук бозауларга тиеш икән. Алларына печән, бер килограмм исәбеннән катнаш азык, пешкән солы салынган. Биредә технологияне үтәү өчен бөтен шартлар бар, бары тик эшне тиешенчә оештырырга гына кирәк.
Машина-трактор паркында исә элеккеге ремонт, техник хезмәт күрсәтү цехларыннан файдаланалар. Иске булса да, барысы да төзек, әйбәтләп җыештырылган. Җылыту өчен һәр цехка мичләр ясалган, ягу өчен утын, иске-москы хәстәрләнгән. Кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга куйганнар. Хәзерге вакытта тырмаларны төзекләндерү бара.
-Шушы тәртип киләчәктә дә дәвам итсен иде. Бүгенгене иртәгә калдырмыйча, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча эшләгәндә, тырышканда нәтиҗәләр дә уңай булыр. Әле күрсәткечләрне арттыру өчен күп эшләргә кирәк, - дип бәяләп үтте дружбалыларның бүгенгесен район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Агрофирма белән яшь җитәкче - Виталий Андреев идарә итә. Җәйге-көзге кыр эшләре чорында җитәкчелек хезмәтендә беренче чирканчык алды дисәк тә була. Хәзер исә игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә вакыт җитте.

Рәсемдә: Юрий Федотов-Яканаев хуҗалыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X