Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акциягә йомгак ясадык: бүләк бирүчеләр дә, алучылар да сөенде

Әлеге акциядә барлыгы 87 кеше катнашып, бәхетләрен сынап карадылар.

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, дидек без дә һәм 1-9нчы Май арасында үзебезнеңӨй алдында чебиләрчеп-чеп-чепдип йөриләрдигән чираттагы акциябезне төгәлләп, апрель аенда газетага язылган абунәчеләр арасында бүләкләр уйнаттык. Бүләк кабул итеп алу үзе бер күңелле булса, аны өләшү тагын дататлыракбит ул. Әлеге бәхетне безгә иганәчебез - Туембаш авылыннан Данил Мотыйгуллин бирде. Райондашларыбыз арасында шундый киң күңелле, юмарт кешеләр булу белән чын күңелдән горурланабыз, аларга эшләрендә уңышлар теләп, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлеге акциядә барлыгы 87 кеше катнашып, бәхетләрен сынап карадылар. Приз ияләре белән сезне дә таныштырыйк: Кукмарадан Зоя Азина – 15 үрдәк бәбкәсенә, Иске Юмьядан Вениамин Никитин – 25 бройлер чебешенә, Югары Комардан Любовь Семенова белән Ташлы Елгадан Лилия Әхтәмҗановалар берәр капчык катнаш азыкка ия булдылар.

Редакциябезгә беренчеләрдән булып Любовь Семенова килеп керде.

- Мин үземнең отасымны күңелем белән сизгән идем, шуңа күрә сезнең шалтыратуны гына көттем, - диде ул сөенеченнән.

Аның шатлыктан елмайган йөзен күреп, үзебез дә куандык.

- “Трудовая слава” газетасын яратып укыйм. Бөтен район яңалыкларын шуннан белеп торабыз. Газета килүгә, иң элек аның барлык битләрен карап, күз йөртеп чыгам, ә кич белән эшләрем беткәннән соң, иркенләп утырып укыйм, - диде ул, безнең хезмәт “җимешебез” турында да фикерен белдереп. - Газетаны озак еллар дәвамында алдырсам да, мондый акцияләрдә катнашканым юк иде әле. Икеләнеп тормаска, ә бәхетеңне сынап карарга һәм отасыңа чын күңелдән ышанырга кирәк. Моннан соң акцияләрдә һәрвакыт катнашачакмын. Нинди бүләк чыгуы әһәмиятле түгел, иң мөһиме – йөзгә якын кеше арасыннан бәхетнең нәкъ миңа елмаюы.

Катнаш азыкның икенче капчыгын, әйткәнемчә, Ташлы Елга авылына озаттык. Бүләк иясе Лилия апа Әхтәмҗанова чыгышы белән Кукмараныкы икән. Авыл җирендә яшәрмен дип күз алдыма да китергәнем булмады, ди ул.

- Язмыш мине Ташлы Елга авылы белән бәйләгәнгә, мин бик шат. Табигате матур, кешеләре яхшы, кайнанам үз әнием кебек якын... – дип сөйләде Лилия апа. - Чеби, казлар үстерәбез, бакча эшен дә бик яратам. Әле хезмәтнең тәмен, ямен тоеп башкарам. Шуңа күрә “Хезмәт даны” газетасы белән беррәттән бакчачылык буенча да газета-журналлар алдырам. Акциядә беренче тапкыр катнашуым, квитанциясен дә редакциягә үзем алып килгән идем. Катнаш азык отканымны белгәч, кайнанам да сөенеп: “Килен, кулың җиңел икән”, - диде. Акцияне оештыручыларга, иганәчегә безне сөендергәне өчен бик зур рәхмәт, эшләре уң булсын. Алла бирса, моннан соң акцияләрдә гел катнашачакмын.

Никитин Вениамин абыйның бүләген алырга аның бертуган абыйсының тормыш иптәше Мария апа Никитина килгән иде.

- Без Вениамин белән бергә яшибез. “Трудовая слава” газетасын аның исеменә яздырткан идем, ул үзе - икенче төркем инвалид, - дип аңлатты Мария апа. - Газетаны ала башлаганыбызга бер ел тирәсе генә әле. Алга таба аннан аерылмабыз дип уйлыйм.

Кукмарадан Зоя апа Азинага үрдәк бәбкәләре отуы турындагы  шатлыклы хәбәрне җиткергәндә, ул Казанда дәваханәдә иде. “Һай Аллам”, - дип шаккатты бу турыда ишеткәч.

- Без элек Магаданда яшәгән идек, 1995 елда Кукмарага кайтып төпләнгәннән бирле район газетасыннан аерылганыбыз юк. Мин күбрәк яңалыклар баганасын, ә ирем бер хәрефен дә калдырмыйча, газетаның башыннан ахырына хәтле укып чыга. Нинди генә акция үткәрелсә дә, һәрвакыт катнашабыз, әмма бер тапкыр да отканым булмады, - диде Зоя апа. - Шуңа күрә редакциягә квитанция алып баруны бер гадәт итеп кабул иттем. Бу юлы да үзем дәваханәгә киткәндә кызыма тапшырып: “Барыбер бернәрсә дә чыкмас инде, шулай булса да, җибәреп кара, күңел тынычлап торыр”, - дидем. Почтальоныбыз да, акциядә катнашыгыз, дип үсендереп тора. Бу сөенечем белән дәваханәдә дә уртаклашып кайттым. Соңгы елларда үрдәк асраган юк иде, менә Ходай биргәч, быел бәбкәле дә булабыз, исән-сау үстерергә язсын.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk