Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акциягә йомгак: «Хезмәт даны» редакциясе газета укучыларны «Куян күчтәнәчләре» белән куандырды

«Куяннан Яңа ел күчтәнәче» дигән акциядә катнашкан 1131 абунәче арасыннан 9 кешегә саллы бүләкләр өләштек.

Яңа ел якынлашкан мәлдә һәркем ниндидер могҗиза, сюрприз көтә. Шул уңайдан без дә район газетасына язылучыларны сөендерергә уйладык. «Куяннан Яңа ел күчтәнәче» дигән акциядә катнашкан 1131 абунәче арасыннан 9 кешегә саллы бүләкләр өләштек. Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчеләрне ачыкларга булышкан Кукмарадан Людмила Колесникова, Вера Шәфигуллиналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Быел бераз яңалык керттек әле: Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләр тутырылган пакетларны җиңүчеләрнең өйләренә үзләре алып барып тапшырып, якынлашып килүче бәйрәм белән котлап кайттылар.

Менә алар - җиңүчеләр:

Надежда Гаврилова, Үрәсбаш (мантый пешерү савыты)


 
Рафаил Гарипов, Кукмара (микродулкынлы мич)


 
Вәсилә Фазлыева, Кукмара (электр чәйнеге)


 
Гүзәлия Заһидуллина, Кукмара (урын-җир комплекты)



Нурия Мөхәмәтнурова, Кукмара (аш сервизы)


 
Илсөяр Ярмиева, Кукмара (
«Куян күчтәнәче»)



Фирдәүсә Сәлахиева, Кукмара (баскыч (стремянка)


 
Нурия Дәүләтова, Кукмара («Куян күчтәнәче»).


 

Шулай итеп, быелның соңгы акциясенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендердек. Район газетасына язылуыгыз, 2023 елда да бездән аерылмавыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев