Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аделинада начар чир булуы турында әти-әнисе очраклы гына белеп алалар

Бүгенге көндә Аделина янә Мюнхенда, ә аңарчы, ягъни алар кабат ерак юлга кузгалганчы, Алинә һәм Азат белән сөйләшеп алырга мөмкинлек туды.  

Аделинаның әтисе Азат – безнең районның Әсән-Елга авылыннан, ул Шәмәрдәндәге газ үткәрү станциясендә эшли. 

Аделинада лейкоз булуын әти-әнисе очраклы гына белеп алалар. Уллары Русланга чираттагы прививканы ясату өчен анализ биргәндә, дүрт яшен тутырганда медицина күзәтүе үтә торсын әле дип, ягъни берни уйламыйча, бернәрсәдән шикләнмичә, кызлары Аделинаны да Саба үзәк дәваханәсенең лабораториясенә алып баралар. 
...Шәмәрдәндә терапевт булып эшләүче Алинәгә педиатр үзе шалтырата.  “Алинә, синең кызың авырмыймы ул, әллә авырган идеме? Анализы ялкынсыну (воспаление) күрсәтә, кандагы лейкоцитлары бигрәк  күп бит – 64 мең”, - ди (суык тигәндә  12 меңнән берникадәр генә артык була, диләр, - авт.). Алинә исә кызының соңгы вакытта авырмавын, йөткергәләп, борчылып та йөрмәвен әйтә. Лаборатория тестлары ялгыш булгандыр дип, шушы ук көнне тагын бер кат анализ биреп карыйлар. Бу юлы инде район педиатры, үзе элемтәгә чыгып, “Алинә, хәзер үк эштән кит. Кирәкле әйберләреңне җый да, Аделинаны Казанга алып барыгыз, анализлары лейкоз икәнен күрсәтә”, - ди.  
ДРКБның кабул итү бүлегендә аларны Алинәнең иптәш кызы Динара каршы ала. Бер урында тик кенә басып тора алмаучы, ут кебек балкып торган Аделинаны күргәч, табибә дусты: “Әй, авырган бала мондый буламени, ап-ак яки сап-сары  йөзле, хәлсез бит алар. Анализ дөрес түгелдер. Сез, ул әзер булганчы, балалар мәйданчыгында уйный торыгыз, чакырырбыз”, - дип тынычландыра. Дөрестән дә, Аделина, чыкы-чыкы килеп, урамдагы мәйданчыкта рәхәтләнеп сикерә, йөгерә. Ә анализ нәтиҗәләрен чыгып әйтүче һаман күренми. Инде түземлекләре беткән Абдуллиннар кире дәваханәгә керәләр һәм... коридордан башын аска иеп килгән Динараны күргәч, барысын да аңлыйлар. Шушы минуттан алар өчен дөньяның асты өскә, бөтен планнары чәлпәрәмә килә. Күз яшьләрен тыя алмаган әнисенә карап, Аделина: “Ник елыйсың син, әнием?” - дип борчыла башлый. “Башым авырта шул, кызым”, - ди Алинә, нарасыен кочаклап.  “Ярар, ярар, бетә бит инде ул”, - дип, сабый әнисен ничек булса да тынычландырырга тырыша. Бу  2018 елның 10 июль көне була.

Нәтиҗәдә Алинә кызы белән ДРКБда дәвалану ала башлый. Әмма аңа кадәр лейкозның нинди төрдә икәнлеген ачыклау кирәк була. Казан табиблары анык кына үзләре әйтә алмагач, сөяк җелегеннән алынган биоматериалны Азатның кулына тоттырып, тиз арада Мәскәүгә барырга киңәш бирәләр. Икенче көнне инде аннан филадельфия хромосомалы лейкоз икәнлеге турында мәгълүмат алына. Бу - лейкозның бик сирәк төре, дөньяда бары тик 54 кешегә генә әлеге диагноз куелган, ә Аделина – Татарстанда бердәнбер.  
- Мәскәүдән хәбәр килгәч, табиблар безне чакырып сөйләштеләр. “Борчылмагыз шуның кадәр, яшь бит әле сез, тагын алып кайтырсыз, балагыз бар бит инде”, - диделәр. Кыскасы, алар Аделинаны инде “җирләделәр”, - ди Азат. - Чөнки диагнозы бик катлаулы һәм баланы югалту куркынычы бик зур иде. 
Аның сүзен Алинә дәвам итә.
- Табиблар, мөм-кинлекләреннән чыгып, барысын да эшләргә әзер, алар белемле,  - ди ул. - Әмма тиешле җиһазлар һәм медикаментлар булмау  барыбер эшләренә аяк чала. Аделинаның диагнозы безнең табиблар өчен “ят” булганлыктан, алар бөтен дәвалауны Мәскәү аша эшлиләр иде. Ә бит баланы аннан килеп караучы юк! Кызыбызның “тәҗрибә куяны” булуын аңлап алгач, без чит илләрдә дәвалау мөмкинлеген эзли башладык. 
Аделинаны Израильдәге ике клиника чакыра, әмма Казанда ук немец протоколы буенча дәвалану башланганлыктан, Абдуллиннар Германия клиникаларына хатлар җибәрә. Нәтиҗәдә алар нәкъ менә филадельфия хромосомалы лейкозны дәвалауда зур тәҗрибәсе булган Мюнхен клиникасын сайлыйлар һәм 14 октябрьдә Германиягә очалар. 

Ә аңарчы ничек булса да 29 миллион сумны тупларга кирәк бит әле!  Аделинаның диагнозы турында белеп алуга ук Алинәнең хезмәттәшләре үз  төркемнәрендәге ватсап аша хәбәрләшеп акча җыя башлыйлар. Тиз арада Аделинаның фоторәсеме белән бу хәбәр бөтен интернет челтәрләренә дә тарала. Беренче мәлдә 5 миллион сум акча җыелган булса, инде Мюнхенда аларны кабул итәргә әзер икәнлекләре билгеле булгач, ике атна эчендә тагын 24 миллион сум картада туплана. 
- Мин, әлбәттә, шуның кадәр сумма җыеласына ышанмадым, чөнки бервакытта да кешедән ярдәм сораганым булмады. Аннан соң балам авырганны да кешегә сиздерәсе килмәгәндер инде, рухи яктан авыр иде, - ди Алинә. - Израильдә әлеге диагноз белән баласын дәвалаучы бер танышым: “Аллаһы Тәгалә кушкан булса  - була, тиешле сумма җыела”, - дип тынычландырды. Алга китеп, шуны сөйлим әле: ДРКБда ятканда баласында лейкоз, шулай ук Даун синдромы булган бер ханымның сабырлыгына шакката идем. Ә мин борчылам, елыйм, кызып китәм. “Аллаһы Тәгалә булыша, сабырлык бирә ул”, - диде. Миңа да сабырлык кирәк бит, дип, аннан намаз уку тәртибен сораштым. Догаларны бөтенләй белми идем. Бер көн эчендә ятладым, әле бит бар йөрәгем – Аделинада. Ничек шулай тиз күңелемә кергәндер?! Теге апа белән беренче тапкыр коридорда төнлә намаз укыдык. Моңа кадәр начар төшләр керә иде (миңа кемдер нәрсәнедер сиздерергә теләгән булган, ахрысы), намаз укый башлагач, башка борчымадылар. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән Германия табиблары сораган сумма җыелды. Халык шуның кадәр бердәм булды ки, шаккатырсың! Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. 

Аделинаны немец табиблары тикшерә башлагач, аларга анализ ошамый. “Казанда алган химия терапиясе нәтиҗәсеме, әллә рак шулай иткәнме, күзәнәкләрнең 12 процентында үзгәреш бар, химия терапиясе бөтен “картина”ны “буяган”,  - диләр. Дәвалану беренчел мәгълүматлар буенча куела, ә биредә начар күзәнәкнең кайда икәнен тикшерә, күрә алмыйлар. Шуңа күрә беренчел алынган биоматериалны сорыйлар. Азат янә Мәскәүгә китә. Кызганыч, анда  инде җелек сөягеннән алынган ликворны ташлаганнарын әйтәләр (ә закон буенча ул бер ел сакланырга тиеш була). Германия табиблары  Россиядәге коллегаларына ышанабыз, дип дәвалауны дәвам итәләр, әмма шунысы бик мөһим һәм сөенеч: алынган пункцияләрдә филадельфия хромосомасы табылмый. 
- Германиядә һәр авыруга якын килеп эшлиләр, дару килешми икән, башка органнарга да тәэсире булмаганмы дип тикшереп чыгалар, икенчене билгелиләр,  - ди Алинә. – Химия терапиясен дә Казандагы шикелле көннекен-көнгә алмады, ә үзен ничек хис иткәненә карап бирделәр. Химия терапиясе вакытында дистәләрчә аппаратура пациентның хәлен тикшереп тора, шунда ук анализлар алына. Икенче протоколны алганда Аделинаның хәле кискен начарайды. Йөрәк тибеше 150 тапкырдан күпкә артты, кан басымы 180-200гә кадәр җитте, кан тамырларында кислород кимеде, зәңгәрләнеп бетте. Табиблар аның хәлен 50гә 50, дип бәяләделәр. Ул анда дүрт тапкыр сепсис кичерде. Россиядә бу бик куркыныч саналса, андагы табиблар аны бактериаль инфекция дип кенә  саныйлар. Сезнең өчен иң куркынычын, иң начарын үттегез инде, ә монысы өчен алай борчылмагыз, дип тынычландырдылар. Дүртенче сепсис вакытында ике атна буе температурасы төшмәде, 40ка кадәр менде, ике яктан үпкәсе ялкынсынды. Ниләр генә эшләп карамадылар: организмдагы бактерияне эзләделәр. Нәтиҗәдә аның йөрәк янына куелган катетерда түгелме икән, дигән фикергә килделәр. Катетерны алу өчен, шундый хәлдә кызыбызны операциягә алып кереп киттеләр. 20 минут дәвам итә, дигәннәр иде, мине бер сәгать үткәч кенә янына чакырдылар. Шушы бер сәгать эчендә безнең ниләр кичергәнне әйтүе дә авыр. Мин килеп керүгә үк баланы үлемнән алып калганнарын күрдем: аңсыз, кислород маскасында ята, куллары сап-салкын, туктаган йөрәкне торгызып җибәрү өчен куела торган дефибриллятор эзләре калган. Шөкер, шуннан соң Аделина аңына килде, рәтләнеп китте. Канга соңгы тапкыр интенсив химия терапияне без 2019 елда алдык, 2020 елның сентябрендә таблеткалар аша химия терапиясен узуны туктаттык. Аделинага авыр чакларында анализында тромбоцитлар, эритроцитлар түбән булганлыктан, Германиядә вакытта 100 тапкырдан артык кан салынды. Башка балалар белән аралашсын, мохиткә ияләнә торсын дип, табиблар кызыбызга балалар бакчасына йөрү өчен махсус язу да бирделәр. Германиядә, терелеп беткән балада авыру яңадан кабатланырга мөмкин дип, 30 процент күләмендә кисәтеп куялар (Россиядә - 50). Кояш кебек балкып торган балабызда без ДРКБга кергәндә арка миенең 94 проценты зарарланган булган бит, 4 стадия рак дигән сүз. Шуның кадәр мәкерле авыру! Инстаграм битемдә  боларның берсен дә язмадым, тормышыбыз белән кызыксынучылар борчылмасыннар, дидем. Миңа да халыктан бары тик позитив дулкын, позитив фикер генә килсен дип, алга киткән чакларыбызны гына җиткердем. Әлбәттә, төрле фикерләр ишетелде, әмма без начарларына игътибар итмәдек. Безнең кызыбызның яшәвенә өметебез бервакытта да сүнмәде. Сүнгән булса, без Татарстанда калыр идек. Аделина үзе дә бик сабыр булды, бик авыр вакытта да еламады, дәвалануны түземлелек белән алды. Шыр сөяккә калган вакыты да булды. Бик көчле кыз, дип, табиблар да шаккаттылар. Аллаһы Тәгалә безгә гел юл күрсәтеп торды, бер белмәгән кешеләр ярдәм итте. Киң күңелле халык ярдәме белән җыелган 29 миллион сум акча тиененә кадәр Аделинаны дәвалауга тотылды. Ничек яшиләр, нинди акчага дип кызыксынучыларга аңлатып үтәм: мин анда клиникадан ерак түгел бер йортта аена 700 евро түләп яшим. Таблеткаларны үзебез сатып алганны белгәч, Германиядәге бер фонд 10 мең евро акча күчерде. Азат ике эштә эшли, “Газпром” ике тапкыр зур сумма бирде. Аделинага ай саен Германия 200 евро күчереп тора. Германиягә баргач та, мин табиблар белән тәрҗемәче аша аралаша идем, ә хәзер немец телендә сөйләшә алам. Аделина да өч телне: татарча, русча, немецча белә. Әле кайчан бөтенләйгә кире кайтасыбызны әйтә алмыйм. Туган ягына кызыбыз сау-сәламәт булып аяк басар дигән зур ышаныч белән яшибез. 
фото: гайлә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев