Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2020 елда үзара салым акчаларының күп өлеше Кукмара юлларын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк

Узган ел шәһәрдә яшәүчеләрдән 2 миллион 560 мең сум акча җыелган иде

Республикабызда гамәлгә ашырылучы үзара салым программасы бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә. Үзара салым акчалары хисабына соңгы алты ел эчендә Кукмарада һәм районның барлык авыл җирлекләрендә шактый гына социаль проблемалар хәл ителде. Юллар, чишмәләр, коелар төзекләндерелү, урам утлары яңартылу, янгын гидрантлары кую, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалу, уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылу – боларның барысы да диярлек нәкъ менә әлеге программа кысаларында башкарылды. Соңгы вакытта Кукмарабызның күзгә күренеп үзгәрүендә дә үзара салым акчаларының өлеше зур. 

«Узган ел шәһәрдә яшәүчеләрдән 2 миллион 560 мең сум акча җыелган иде. Халыктан тупланган һәр сум өчен республика бюджетыннан 4әр сум акча күчерелгәч, ул 10 миллион 200 мең сум булды. Бу – шактый зур сумма. Әлеге акчаларның бер тиене дә әрәм-шәрәм ителмәде, максатчан файдаланылды, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Соңгы биш елны карасак, башкарылган эшләребезнең күләме программаның уңышлы булуын тагын бер кат расларга мөмкинлек бирә. Кукмарада 4930 метр җәяүлеләр юлына брусчатка түшәлде, 47 балалар уен мәйданчыгына кече архитектура формасы, урамнарга 150 эскәмия урнаштырылды, 12 урамда яктылык линияләре төзекләндерелде, 400 ут баганасы куелды, светодиодлы 2000 яктырткыч алынды. Алга таба да планлаштырылган эшләребез күп. Әмма аларны тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләре кирәк. Шуңа да мин кукмаралыларны үзара салым программасында актив рәвештә катнашырга чакырам. Үзара салым акчаларын вакытында түләсәк, яшәгән төбәгебез тагын да төзек һәм матур булыр. Әгәр һәркем үз өлешен кертсә, ягъни 500әр сум акча түләсә, без барлыгы 5 миллион сум тирәсе акча җыячакбыз, ә республика исә 20 миллион сумга якын акча өстәячәк. Тик халыктан кертемнәр март азагына кадәр җыелган очракта гына без республиканың финанс ярдәменә өметләнә алачакбыз». 

Райнур Фәрит улының сүзләренә караганда, быел да тупланган сумманың шактый зур өлеше юл ремонты: шәһәр урамнарына вак таш түшәү һәм асфальт җәюгә тотылачак икән. Акчалар булу белән тиз арада эшкә керешү өчен смета документлары да әзерләп куелган. Шулай ук әлеге акчаларга янгын гидрантлары урнаштыру, урам утларына реконструкция ясау, ут лампочкаларын электрны саклап тота торганнарына алыштыру, җәяүлеләр өчен тротуарлар салу планлаштырыла.
 

Фото: архив, Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X