Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2020 елда “Өлкән буын” проекты буенча Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансерлаштыруга китерелде

Гыйнвар аенда 65 яшьтән өлкәнрәк 152 гражданны диспансерлаштыруга китерү планлаштырыла

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында районда 2019 елның икенче сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация, профилактик тикшерүләр уздыру өчен медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.

Быел диспансерлаштыруга 116 пенсионер китерелгән. Гыйнвар аенда - 152, ә беренче кварталда 452 пенсионерны медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 ел башыннан “Демография” милли проекты старт алды. Аның өстенлекле бурычларының берсе - пенсия һәм пенсия алды яшендәге халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту, аның концепциясе “Өлкән буын” федераль программасында нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X