Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2019 елда Кукмара районында нинди объектлар төзеләчәк?

24 июньдә VMESTE.TATAR дигән сайт эшли башлады, аның ярдәмендә һәркем үз җирлегендә нинди объект төзелгәнен белү белән беррәттән, аның сыйфатлы итеп һәм срогында сафка басуына ярдәм итә алачак

Июнь башларында Татарстанда “Бердәм Россия” тарафыннан “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” дигән яңа акция игълан ителгән иде. Дүшәмбе көнне, 24 июньдә, VMESTE.TATAR дигән сайт эшли башлады, аның ярдәмендә һәркем үз җирлегендә нинди объект төзелгәнен белү белән беррәттән, аның сыйфатлы итеп һәм срогында сафка басуына ярдәм итә алачак.

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен  44,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Мәсәлән,сәламәтлек саклау өлкәсенә караган 127 объектны төзүгә һәм ремонтлауга – 5,7 миллиард, мәгариф өлкәсендә, балалар бакчаларын исәпкә кертмичә, 151 объектка 6 миллиард сумга якын акча тотылачак. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү “Демография” проекты буенча тормышка ашырыла, бу максатка 8,2 миллиард сум бүленеп, 114 объект салыначак һәм ремонтланачак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин түбәндәгеләрне белдерде:

- Республикабызда социаль программаларны тормышка ашыруда мондый масштабларның беркайчан да – совет чорында да, аннан соң да булганы юк иде әле. 44,6 миллиард сум – республикада башкарылачак эшләрнең беренче этабы гына. Илкүләм проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, шуңа бүленгән суммалар икенче елга тагын да артачак. Чөнки проекларга старт бирелгәндә үк кайбер төбәкләр, халыкның мәнфәгатьләрен искә алып, эш төрләрен арттырып булмасмы, дигән сорауны күтәрделәр. Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бу мөмкин эш, киләсе елга ук исемлек тагын да артачак, дип белдерде. Шуңа күрә Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге илкүләм проектларның үтәлешенә контрольлек итәргә алынды да.

Бу, беренчедән, кайда эш тукталып торганын күрергә мөмкинлек тудыра, - дип аңлатма бирә Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча эшче группаның җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Икенчедән, контрольлек итү һәр проектның җирлек тормышындагы әһәмиятен белү, киләчәктә халык өчен мөһим булган башка объектларны да исемлеккә кертү өчен кирәк. Шуңа да без партия әгъзаларына гына түгел, ә алар республикада 128 мең кеше, барлык халыкка күзәтчелек барышына кушылуларын сорап юкка гына мөрәҗәгать итмәдек: төзелә яки ремонтлана торган мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыкларыннан алар файдаланачак бит. Республиканың барлык халкы, бу – 4 миллионга якын пар күз дигән сүз, һәр төзелеш барышын күзәтә икән, барысының да вакытында һәм сыйфатлы булып сафка басачагына шик юк. 

“Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясенең идеясе бик гади: һәр кешегә төзелеп килүче объектны фоторәсемгә төшереп,  np.photomat@yandex.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Бу фотолар VMESTE.TATAR  сайтына урнаштырылачак, һәм аларны һәркем карый, үзенә кирәкле мәгълүматны белә алачак.

Без дә әлеге яңа порталга кереп, 2019 елда районыбызда нинди объектлар төзеләчәген ачыкладык. “Мәдәният” проекты буенча Кәчимир авылында күпфункцияле үзәк сафка басачак, барлык төзелеш эшләренең 45 проценты башкарылган инде. Шулай ук әлеге проект кысаларында Әсән-Елга авылының мәдәният йорты һәм китапханәсенә, Туембаш мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. 

“Сәламәтлек” проекты буенча Аш-Буҗи, Сәрдекбаш, Кенәбаш, Манзараста фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. “Мәгариф” проекты исә Манзарас, Зур Кукмара, Нырья, Зур Сәрдек мәктәпләрендә, Кукмара аграр көллиятендә капиталь ремонт эшләре башкарырга мөмкинлек бирәчәк. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектыннан да районыбыз читтә калмаган: Оштырма-Юмья–Яңа Комар юлы төзекләндереләчәк икән. Моннан тыш, кечкенә спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар алу да көтелә.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk