Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2018 елда районда “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы башкарган эшләр

Соңгы елларда республикада юл төзелеше буенча бик күп хезмәт куела, төрле программалар тормышка ашырыла

Муниципаль юл фонды буенча (21 миллион 600 мең сум) Кукмараның Магистральный урамына - 980 метр асфальт, Иске Юмья авылының Үзәк урамына 1,5 чакрым вак таш җәелде.

“Районда юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча (20 миллион 371 мең сум) Купканың Советская урамына - 1,8 чакрым, Югары Чураның Мирная урамына - 400 метр, Яр буе урамына 600 метр салынды, Ядегәрнең Гагарин урамына 520 метр комлы вак таш катнашмасы салыначак.

“Торак пунктларда асфальт-бетон  юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча (25 миллион сум) Кукмараның Степан Разин урамына 1,7 чакрым асфальт җәелде. Акчалар калган очракта, Сәйдәшев урамын ремонтлау өчен тотылачак.

“Автомобиль юлларын реконструкцияләү федераль-максатчан программа”сы буенча Ятмас-Дусай-Шепшеңәргә 2,87 чакрым юл салына, бәясе 93 миллион сумга якын.

“Автомобиль юллары төзү” программасы буенча (40 миллион сум) Яңа Чәбия-Түбән Арбашка 2,7 чакрым юлга асфальт түшәләчәк.

“Автомобиль юлларын ремонтлау” программасы буенча Өлге-Ныртыда (20 миллион сум) - бер чакрым, Мамадыш-Кукмара беренче участогында (40 миллион сум) - ике чакрым, Мамадыш-Кукмара икенче участогында (5 миллион 600 мең сум) 500 метр юл төзекләндерелә.

фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk