Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм «Монокорм» кооперативының мини-сөт паркында булды

Бүгенге көндә районда иген кырларының 45 проценты суктырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районына килде. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Вахит авылы янындагы кырда Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясендә катнашучы Вахитов исемендәге хуҗалык комбайнчылары һәм механизаторлары белән очрашты. Ул игенчеләр белән эш шартлары турында фикер алышты. Кыр алдынгыларына күчмә вымпел һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 90 мең гектардан артып китә, шул исәптән сөрүлекләр 78 мең гектарны тәшкил итә. Бүгенге көндә районда иген кырларының 45 проценты суктырылган. Аграрийлар һәр гектардан уртача 41 центнер яңа уңыш җыя. Кырларда 88 берәмлек техника эшли.

Марат Җәббаров Кукмараны күрсәткечләр буенча республикада алдынгы районнарның берсе, дип билгеләп үтте.

«Район авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында 9нчы урында тора. Биредә авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм грантлар буенча актив эш алып барыла», - диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының агросәнәгать комплексы үсешен югары бәяләде.

«Сез күп өлкәләрдә бөтен республика өчен үрнәк булып торасыз. Планнарыгыз зур. Иң мөһиме - алган темпны киметмәү. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Монокорм» кооперативының Югары Чура авылында «Туган авылны торгызыйк» муниципаль программасы буенча төзелгән мини-сөтчелек паркының эшчәнлеге белән танышты. Программа шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал санын саклап калу, авыл җирлегендә эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән.

Барлыгы 6 корпус төзелгән. Бүгенге көндә биредә 144 сыер асрала. Бер сыердан уртача 28 литр сөт савалар. Ай саен чиста табыш 1 миллион сумга җитә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X