Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын ачу тантанасы булды

Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнаша.

 

Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын ачу тантанасы булды. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырыла.
Чара өч көн дәвам итә. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнаша. Слет барлыгы 200дән артык кешене үзенә җыйды.

Беренче көнне «Цифрлар дәресе» үткәрелде. Укучылар алдында лекция белән ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул балаларга интернет куркынычсызлыгы, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, «4.0 индустриясе» һәм башкалар турында сөйләде.

Аннан соң укучылар «Урман цифрлы викторинасы» интерактив интеллектуаль уенында катнашты. Аның кысаларында алар урман хуҗалыгы, биология, экология, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте тарихы, кинематография, рәсем сәнгате, музыка, әдәбият һәм башка өлкәләрдәге белемнәрен күрсәтте.

Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен «Барысы да синең кулларыңда» дип аталган тренинг оештырылды. Педагоглар үз мөмкинлекләрен аңлый, һөнәри өлкәдә өстенлекле максатларны һәм аларга ирешү шартларын билгели алды.

Яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов, урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин сәламләде.

«Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде, һәм аннан урман тармагы да читтә калмады. Шуңа күрә бу слет алдагыларыннан аерылып тора, ул цифрлы урманга багышланган. Без урман эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә актив рәвештә цифрлаштыру кертәбез. Безнең урманчылар урманнарны саклау һәм контрольдә тотуда төрле сервислардан файдалана», - дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

Слетны ачу тантанасыннан соң кунаклар мәктәп урманчылыкларының күргәзмә экспозициясен карады.

«Без Алабуга урманчылыгын тәкъдим итәбез. Күргәзмәнең темасы - "Мәгълүмати технологияләр". Урман, хайваннар дөньясын виртуль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә өйрәнергә чакырабыз. Шулай ук телефон аша "Чиста уеннар" кушымтасын кулланып, балалар урманны чистарталар. 4D акыллы смарт-карточкалар ярдәмендә махсус кушымта аша хайваннар һәм кошларны өйрәнәбез. Балаларга бик кызыклы», - дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Червякова.

Республика слетының төп чарасы «Яшь урманчылар» конкурсы булды. Анда катнашучылар тест узып, «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча берничә гамәли биремнәр үтәделәр.

«Слетта мин беренче тапкыр катнашам. Конкурста без агачның диаметрын, биеклеген, яшен белдек, үсемлекнең төрен ачыкладык, янгын сүндерүне имитацияләдек, агач утырттык. Без биремнәрне үти алдык дип уйлыйм. Барысы да бик ошады, алдагы елларда да слетта катнашасы килә», - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Лубян мәктәп урманчылыгы командасыннан Алинә Фәхретдинова.

Моннан тыш, балалар өчен урман янгыннарын сүндерү, агачка рәсем, табигый материаллардан уенчыклар ясау һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Иртәгә, 29 июль көнне, ТР мәктәп урманчылыкларының V слетына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны», https://minleshoz.tatarstan.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X