Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Веломарафонга чыккан Татарстан эшмәкәрләре Кукмарага килде

Веломарафон Кукмара-Менделеевск маршруты буенча оештырыла.

Кунакларны Кукмара тимер юл вокзалында җыр-биюләр белән каршы алдылар. Аннары алар шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов предприятиесендә, металл савыт-сабалар, «Мастер и камень» заводларында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар, киез итек-киез комбинаты каршындагы Шамил Әхмәтшин бюстына чәчәкләр салдылар, «Туган якны өйрәнү музее»на керделәр.

«14 ел элек Россиядә эшмәкәрләр көне игълан ителгәч, без аны конференция, түгәрәк өстәл итеп түгел, ә гадәти булмаган формада - веломарафон итеп билгеләп узарга булдык. Чараның инициаторы – Янышев Илдус Әхтәм улы. Без төрле елларда бөтен Татарстанны йөреп чыктык дисәк тә була. Быел веломарафон унөченче тапкыр үтә. Маршрутны Кукмара-Менделеевск дип сайладык. Чөнки әле аларда булганыбыз юк. Төп максатыбыз: сәламәт яшәү рәвешен, эшмәкәрлекне пропагандалау», - ди Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоцияциясенә нигез салучы, аның беренче президенты Хәйдәр Хәлиуллин.

Веломарафонда катнашучылар Кукмарадан яхшы тәэсирләр алып, төштән соң районыбызның Лубян авылына китте. Иртәгә исә эшмәкәрләр велосипедта Менделеевскига юл тотачаклар.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk