Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды

Семинар авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.

Бүген районда авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Семинарда катнашучылар Кукмара аграр көллиятендә булды, «Монокорм» кооперативының Югары Чура авылында «Туган авылны торгызыйк» муниципаль программа буенча төзелгән мини-сөт паркы белән танышты, Вахит авылындагы төзекләндерелгән яр буен, «Рассвет» хуҗалыгының Югары Күзмистәге яңа төзелгән мегафермасын карады. Алга таба очрашу район Мәдәният йортында дәвам итте. Анда районыбыз хезмәтчәннәре үзләре җитештергән товарлардан күргәзмә әзерләгән иде.

Сүз авылларны, анда яшәүче халыкны саклап калу турында бара, бу – изге бурыч, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Чыннан да, бүгенге көндә авылларда яшәүчеләрнең саны кими, авыллар картая, ә яшьләр шәһәрләргә ашкына, җиңел матур тормыш тели.

«Авыл җирендә яшәүче халык зуррак хөрмәткә, зуррак игътибарга лаек. Чөнки биредә туган тел, милли гореф-гадәтләр, йолалар, хәтта аш-су, кием-салым үзенчәлекләре саклана. Болар - безнең дәүләтебезне башка субъектлардан һәм илләрдән аерып тора торган зур байлык. Шуңа күрә һәр район, һәр җирлек: "Мин моны булдыра алмасам, кем эшләр", - дигән принцип белән хезмәт куярга тиеш. Район, җирлек башлыклары, Башкарма комитет җитәкчеләре катнашында мондый зона очрашулары үткәрү бик зур әһәмияткә ия. Чөнки башка берәү дә бүген күтәрелгән мәсьәләләрне читтән килеп хәл итү өстендә эшләмәячәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Кукмарада башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Авылларны саклап калу өчен яңалык кирәк, ә Кукмарада аны тапканнар, диде ул, күргәннәргә нәтиҗә ясап.

Шулай ук бүген очрашу барышында авыл эшкуарлыгын һәм шәхси хуҗалыкларның керемлелеген формалаштыру өчен, дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү максатында, түгәрәк өстәлләр дә оештырылды.

«Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм авылны саклап калу инструменты буларак эшкуарлыкка ярдәм итүдә дәүләт чаралары», «Авыл хуҗалыгы кооперативлары аша гражданнарның керемнәрен арттыру», «Авылны социаль үстерү программасы аша авылда яшәү рәвеше» темаларына багышланган түгәрәк өстәлләрне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары - кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемировлар алып барды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk