Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нырты авылында башларын салган якташларыбыз, сугышчы-интернационалист истәлегенә һәйкәл-стела ачылды

Яңа һәйкәл төзелеше «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының ярдәмендә тормышка ашырылды

Бүген Нырты авылында яу кырында башларын салган якташларыбыз, шулай ук сугышчы-интернационалист истәлегенә һәйкәл-стела ачылды. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, «Стройжилсервис» төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Фәлахетдинов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм башкалар уртаклашып, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылыр, тыныч, аяк күк йөзе теләделәр.

Авылда элеккеге һәйкәл 1976 елда куелган булган, тик вакытлар үтү белән ул искергән.

«Яңа һәйкәл төзелеше “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасының ярдәмендә тормышка ашырылды. Ә Чәбия авылындагы һәйкәлне үзара салым акчасына булдырдык. Һәйкәлдә ил азатлыгы өчен көрәшкән 228 авылдашыбызның исемнәре уеп язылган. Бу исемлекне төзегәндә бик зур эш башкарылды, архивларда эзләнергә туры килде. Монда Нырты гына түгел, ә бүгенге көндә юкка чыккан Смирновка авылы кешеләренең дә исемнәре урын алды. Тарихны киләчәк буыннарга тапшыру өчен болар барысы да әһәмиятле. Әлеге зур эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән район җитәкчелегенә, төзүчеләргә хөрмәтебез чиксез», - диде Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусов.

Һәйкәл ачылышы балалар чыгышы, өлкәннәрнең истәлекләре белән үрелеп барды.

«Сугыш чыкканда, миңа биш-алты яшь иде, бу көнне бик яхшы хәтерлим. Әтине бригадир итеп сайлап кына куйган вакытлар иде, тик аңа эшләргә насыйп булмады, авылда берьюлы өч кешегә повестка килде. Аларны атларга утыртып, гармуннар белән Тәкәнешкә кадәр озаттылар. Шуннан соң ир-атларны бер-бер артлы сугышка ала тордылар, авылда картлар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына торып калды. Без ат көттек, сыер, үгез җигеп тырмага чыктык, өлкәннәргә булыштык. Авылдашларның күбесе яу кырында ятып калды, кайтканнарын да яхшы хәтерлим: кайсының - аягы, кайсының кулы юк... Тормыш шулай дәвам итте. Инде ул авыр вакытларны башка күрергә язмасын, илләр тыныч булсын», - диде Рашат Мөбарәкҗанов.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев