Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Закировлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Тигезлектә гомер итүдә иң мөһиме – сабырлык, ди өлкәннәр.

Бүген район ЗАГС бүлегендә бик матур пар – Фәризә апа һәм Зиннур абый Закировларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. Юбилярларны котларга якыннары, туганнары җыйналды, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район газ оешмасы начальнигы Искәндәр Фәйзрахмановлар килде һәм матур теләкләрен җиткерде.

Фәризә апа һәм Зиннур абый тумышлары белән Аман-Оштырма авылыннан. Алар бергә гаилә корып, өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балалар, оныкларының кадер хөрмәтен тоеп гомер итәләр.

«Элек аерылышу бик юк иде, бер-берсен табышкан парлар гомергә бергә булырга дип кавышты. Хәзер исә бу кыйммәтләргә җиңел карыйлар, яшьләр авырлыклар туган вакытта тиз кызып китәләр һәм кызу карарлар кабул итәләр. Шуңа күрә иң мөһиме – сабырлык кирәк. Юкка гына сабыр төбе – саф алтын, димиләр. Тормыш юлы гел туры гына бармый, сикәлтәле , тайгак җирләре дә була, шул вакытта үзеңне дөрес тотарга кирәк», - ди өлкәннәр, 60 ел бергә гомер итүнең серен ачып.

Зиннур абый Фәризә апаны җитәкләп кенә йөртә, син - минем җанымның яртысы, дип дәшә, күз тимәсен өлкәннәргә.

«Без кечкенәдән әти-әни арасындагы җылы мөнәсәбәтне тоеп, күреп үстек. Әтинең коры, кырыс булганын хәтерләмим, ул без – кызларына һәрвакыт “матурым” дип кенә дәшә. Алар хезмәт сөяргә, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр. Өйгә килгән кешене чәй эчертми чыгармадылар. Шуңа күрә үзебез дә алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз», - диде кызлары Гөлфия Мирзагаянова.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев