Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лельвиж авылыннан Иван Васильев: Иң мөһиме – сугышлар булмасын

Кукмара районында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Иван Васильевка 100 яшь тулды.

Бүген Лельвиж авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Иван Васильев үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аек акыллы, яхшы хәтерле бабайга әле 100 яшьне бирерлек тә түгел. Һәркемне танып эндәшә, матур итеп сөйләшә, сугыш хатирәләре, тормыш истәлекләре белән уртаклаша, кирәк икән җырлап та бирә...

Юбилярны котларга район башлыгы Сергей Димитриев килде, туганнары, якыннары җыйналды. Һәркем аңа саулык-сәламәтлек, тыныч имин тормыш теләде. Ветеран үзе дә, рәхмәтен белдереп, изге теләкләрен җиткерде.

«Йөзгә кадәр яшәрмен дип бер дә уйламаган идем, бу турыда өнемә дә, төшемә дә кермәде. Тормыш иптәшем Анна мине сугыштан көтеп алды, бик матур яшәдек, алты кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Анна сиксән яшенә җитеп дөнья куйды. Балаларымнан бик уңдым, берсеннән-берсе әйбәт, карыйлар, тәрбиялиләр. Бүгенге көндә кызым Светлана белән кадер-хөрмәттә яшим. Хәзер тормышлар рәхәт, әмма бу тормышта без - кунаклар гына. Һәркемгә озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш телим. Иң мөһиме – сугышлар булмасын», - диде ветеран.

Иван Васильевның хәтер сандыгында  яу кырында күргән вакыйгалар да шактый. 1942 елның февраль аенда ил азатлыгы өчен көрәшкә алындым, дип сөйли ул. Башта укулар уза, аннан соң көнбатыш фронтка 192нче танк бригадасына җибәрелә. Ә 1943 елда Воронеж фронты составында Курск сугышында катнаша. 1944 елда солдат Балтыйк буе фронтына җибәрелә һәм анда Җиңү көненә кадәр сугыша. Фронтта төзәүче (наводчик) була. Җиңү көнен Латвиядә каршылый.

«Фронтта ике ел булдым. Фашистлар белән күзгә-күз очрашырга туры килде, чолганышта да калдык. Немец пулясы минем янымда басып торган иптәшемне алып китте. Үземнең дә сул як җилкәм яраланды», - диде ул.

Сугыш тәмамланганнан соң, райондашыбыз тагын ел ярым хезмәт итә. Аннан кайтып, «Заветы Ильича» колхозында эшли, хуҗалык рәисе, склад мөдире, авыл җирлеге башлыгы, каравылчы булып, янгын сүндерү бүлегендә дә хезмәт куя. Сугыш һәм хезмәт ветеранының 50 елга якын хезмәт стажы бар.

«Әтигә күз тимәсен, өй тирәсендә йөреп тора, мунчага да бара, исән-сау гына булсын. Ул беркайчан да тәмәке тартмады, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмады, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Әти кирәк вакытта кырыс та, кирәк вакытта йомшак та була белде, бик якшы күңелле, гадел кеше. Ул беркайчан да чит кеше әйберенә кул сузмады, башкаларның да андый гадәтләрен яратмады», - ди балалары.

Иван Васильев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, күкрәген шулай ук бик күп юбилей медальләре бизи.   


Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk