Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен түгәрәк өстәл узды

Районда 5378 инвалид кеше исәпләнә, шуларның 224е – балалар.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район китапханәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Чарага җирлекләрдәге, Кукмараның оешма-предприятиеләрендәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, «Аргамак» командасының актив спортчылары чакырылган иде.

Алар район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев, Татарстан Республикасы буенча Россия социаль иминиятләү фонды филиалының баш белгече Динара Хөсәенова, Кукмара районы Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Марсил Төхбәтуллин, Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге инспекторы Гөлназ Мостафина белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Кукмара районында 15713 пенсионер һәм 5378 инвалид кеше исәпләнә. Мөмкинлеге чикләнгәннәрнең 224е – балалар.

«Пандемия белән бәйле рәвештә без соңгы вакытта бергәләп бик очраша алмадык. Әмма шулай да эшне алып барырга тырыштык. Безгә “Барс Арена” спорткомплексында аерым бүлмә бирделәр. Анда шөгыльләр уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылган. Билгеле булганча, “Аргамак” командасы бик күп еллар дәвамында республикада призлы урыннан төшмәде. Егетләргә һәм кызларга зур рәхмәт. Алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк. “Кукмара итекләре” дигән грант оттык. Аның буенча алдагы елда тырышып эшләргә кирәк булачак. Районыбыз авылларындагы итекчеләр белән сөйләшеп, мастер-класслар үткәрергә планлаштырабыз», - диде район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә социаль оешмаларның эшчәнлеге, коронавируска каршы вакцина ясатуның мөһимлеге, дәүләт хезмәтләр порталына теркәлү, мөмкинлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү, социаль иминиятләү тармагы буенча шифаханәләргә юлламалар алу мөмкинлеге турында да сүз булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk