Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Беслан мәктәбендәге теракт корбаннарын искә алдылар

Укучылар күккә ак шарлар очырды һәм «Тормыш тамчысы» акциясендә катнашты.

Бесландагы 334 теракт корбаны истәлегенә багышланган чара бүген Кукмараның Комсомол мәйданында узды. Балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар, спецназ гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне хөрмәтләргә мәктәп укучылары, укытучылар һәм район халкы килгән иде.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмара районы башлыгы ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Рашат Гарифуллин катнашты.

«Террорчылык хәзерге заманның глобаль проблемасы булып тора, һәм бүгенге көндә дәүләтебезнең төп бурычы – мондый фактларга каршы тору, кисәтү. Безнең уртак бурычыбыз - бәла йортларыбызга, гаиләләребезгә үтеп кермәсен өчен игътибарлы буллу», – дип билгеләп үтте Айгөл Әхмәтшина.

Шулай ук чарада катнашучылар алдында районның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов та чыгыш ясады һәм һәркемгә тыныч, аяз күк йөзе теләде.

Укучылар теракт корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырды, шулай ук «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында, касәдән учларына су алып, чәчәкләргә сиптеләр. Шулай итеп, алар мәктәпне басып алган көннәрдә тоткында калучыларга җитмәгән су белән символик рәвештә бүлештеләр.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk