Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: Бүгенге көндә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең төп өлеше – Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар

Президент Татарстанда урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник көллияте оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.

 

 
Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник көллияте оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. 

Бәйрәдә шулай ук хөрмәтле кунаклар РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков та бар иде. 
Йөз еллык тарихы булган мәгариф учреждениесе 9,6 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Бүгенге көндә аның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 322 студент белем ала. Алар белән 34 педагог шөгыльләнә. Студентлар икътисад һәм бухгалтер исәбе, урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше төркемнәрендә укыйлар. 

- Хөрмәтле урманчылар, студентлар, Лубянда яшәүчеләр! Чын күңелдән зур тантана белән котларга рөхсәт итегез. 100 ел элек монда уку йорты калкып чыккан. Ул булмаса, урман хуҗалыгында эшләргә кешеләрне кайдан алыр идек икән? Әлеге вакыт эчендә 10 меңгә якын белгеч әзерләнгән. Уку шартлары, мөмкинлекләр, технологияләр дөньядагы бөтен таләпләргә туры килә. Монда хәтта Ворлдскиллс стандартлары буенча дөнья чемпионатына белгечләр әзерлиләр. Бүгенге көндә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең төп өлеше – Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар. Киләсе 100 елда да шулай уңышлы итеп эшләргә насыйп булсын. Гомумән, Лубян үзе дә бик матур, ул Татарстанның иң гүзәл җирләренең берсендә урнашкан, - диде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов уку йортының илле еллыгына әти белән килгән идем, дип искә алды һәм йөз еллык юбилейда да биредә булуына сөенүен җиткерде. Көллияттә хезмәт куючыларга, ветераннарга рәхмәт белдереп, Лубян урман-техник көллияте - иң перспективалы уку йортларының берсе, дип билгеләп үтте. 

Кунаклар уку процессы, күргәзмәләр, булачак белгечләрне әзерләгәндә кулланыла торган заманча җиһазлар белән таныштылар, лабораторияләр, кабинетларны карадылар. Шулай ук алар урман-техник көллиятенең һәм республиканың урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органының бер гасырлык юбилеена багышланган агач утыртуда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk