Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Изге бәйрәм көнендә митрополит Кирилл Кукмара Петропавлов храмында литургия кылды

Владыка Кириллга борынгы икона бүләк иттеләр.

Бүген, Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Казан епархиясенең идарә итүче архиерее, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кукмара шәһәренең Петропавловск храмында Илаһи литургия үткәрде.

Храмга керү юлында владыка Кириллны район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы чиркәү округы благочинные, Кукмара шәһәре Петропавлов чиркәве настоятеле протоиерей Сергей Елисеев, мәхәллә якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм районның православие вәкилләре каршы алды.

«Без Ходайга һәр көн өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Аның кануннарын саклап, балаларга, оныкларга да өйрәтик. Ихлас, тәртипле, чын, дөрес булыйк. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, юаныч, шатлык, сәламәтлек телим», - диде владыка Кирилл, бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Служба тәмамланганнан соң, чиркәү тирәсендә Хач йөреше үтте.

Сергий атакай Митрополит Кириллга Кукмара һәм бүгенге бәйрәм истәлеге итеп, рус изгеләренең берсе – Макарий Желтоводский сурәтләнгән борынгы икона бүләк итте.

«Мин Кукмарага килүемә бик шат, Сергей Димитриевичка һәм барлык халыкка рәхмәтемне белдерәм. Бүген искиткеч бәйрәм булды. Безнең гореф-гадәтләребез, динебездә туган көч кайдадыр эреп югалмас, ә җирдә тоз булып калыр дип ышанабыз», - диде очрашу ахырында митрополит Кирилл.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев