Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Римма Ратникова Кукмараның «Нараткай» лагеренда балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты

ТР Дәүләт Советы депутаты балаларның ял итү шартларын карады, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын бәяләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Камышлы урманында урнашкан «Нараткай» сәламәтләндерү лагеренда балаларның җәйге ялын оештыру белән таныштылар.

Алар балаларның ял итү шартларын карадылар, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын бәяләделәр.

«Татарстан Республикасында балалар лагерьларын төзү, аларны капиталь ремонтлау буенча тулы бер программа бар. Район лагерьлары яңа стандартларга туры килә. Киләсе елда “Нараткай” лагеренда капиталь төзелеш планлаштырыла, лагерьны зур үзгәрешләр көтә», - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

Депутат шулай ук лагерьда ял итүче балаларның фикерләре белән дә кызыксынды.

«Бу лагерьда беренче тапкыр гына ял итүебез түгел, безгә монда бик ошый. Биредә бик тәмле итеп ашаталар, корпусларда уңайлы», - диделәр отряд командирлары Ландыш Борһанова һәм Екатерина Уткина.

Быел лагерьда 18 көнле - 2 һәм бер атналык 3 смена эшли. Һәрберсендә 64әр бала ял итә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев