Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре кукмаралыларны татар телендә чыгыш ясау серләренә өйрәтте

Лекция чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләре турында барды.

Бүген район Мәдәният йортында Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Татар телендә сөйләшсәк тә, бүгенге укулар сөйләмебезне тагын да камилләштерергә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Чөнки без мәдәният, административ чаралар вакытында күбесенчә татар телендә аралашыбыз», - диде ул.

«Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов безнең институтка, һәр район үзәгенә барып, төрле һөнәр иясе булган җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, мастер-класслар үткәреп, татар телендә чыгыш ясау осталыгына игътибар итәргә кушты. Телебез сәнгатьле, матур, җәлеп итәрлек, кызыктырырлык булырга тиеш дигән максат куйды. Бүгенге аралашу бер көн белән генә чикләнмәс, алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде Илсөяр Шиһапова.

Лекция чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләре турында барды.

Чараның икенче өлешендә мастер-класслар үткәрелде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев