Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Шәфкать» үзәге директоры: Һәр балага шәхсән якын килеп эшлибез

Бүгенге көндә үзәктә 45 бала тернәкләнү курслары ала.

Кукмара шәһәренең «Шәфкать» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды.

1998 елның 1 апрелендә үзенең ишекләрен ачкан үзәк бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. Кайсы гына кабинетка керсәң дә, һәрберсе тернәкләнү өчен кирәк булган җайланмалар белән җиһазландырылган, федераль программалар буенча да ярдәмлекләр, җиһазлар алынган. Хәзерге вакытта «Шәфкать»кә 45 бала йөри. Шуларның 11е - Балтач, Саба, Яр Чаллы һәм Казаннан килүчеләр – стационарда, ягъни алар 21 көн дәвамында биредә яши, ә калган 34 бала килеп-китеп, үзләренә тиешле көндезге тернәкләндерү курсларын ала.

«Безнең хезмәттә иң мөһиме: балаларны тормышка яраклаштыру, аларны нничек бар, шулай кабул итү һәм бик-бик ярату. Һәр балага шәхсән якын килеп эшләү, балаларның, әти-әниләренең хәлен белеп, аңлап, күп итеп киңәшләр биреп, моң-зарларын тыңлап, тынычландырып, оптимистик рух күтәрү дә – иң төп бурычларыбызның берсе булып тора. Медицина һәм өстәмә белем бирү юнәлешләрендә эшлибез. Медицинада җиде шәфкать туташы, ике табиб балаларга комплекслы ярдәм күрсәтәләр. Моңа массаж, парафин, ЛФК, дарулар, уколлар белән дәвалау керә. Ә инде шөгыльләргә килсәк, балалар белән логопед, психолог, социаль педагоглар, тирән белемле тәҗрибәле белгечләр, тәрбиячеләр эшли, остаханәләрдә дә шөгыльләр алып барыла», - ди үзәк директоры Роза Фазлыева.

«Шәфкать»кә йөрүче балаларның иртәсе физик күнегүләрдән башлана. Шуннан соң алар төркемнәргә тарала. Кемдер - логопед, ә кемдер - психолог, музыка укытучысы янына керә, медицина бүлмәсенә юл ала. Безгә алар җырлап та, шигырь сөйләп тә күрсәттеләр, курчак театры да карадык. Хезмәткә өйрәтү буенча да биредә күп эшләнә. Тәрәзә төбендәге кыяр, борыч, чәчәк үсентеләрен балалар үзләре утырталар, тәрбиялиләр. Тегүчеләр, балта остасы остаханәләренең эше дә балаларның сәламәтлегенә уңай нәтиҗәләр бирә.

«Кызым Камиләгә - 14 яшь. Без инде үзәккә бик күптәннән йөрибез. Аның белән социаль педагог, логопед шөгыльләнә, шулай ук войта-терапия дә бик ошый. Кызым шакмаклар, мозайка белән уйнарга ярата. Тернәкләнү курсларыннан соң аның хәле күпкә яхшыра. Биредә хезмәт куючы һәркемгә рәхмәтем чиксез», - ди Кукмарадан Эльмира ханым Афанасьева.

Билгеле булганча, 2022 елда Казанда махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. «Шәфкать»тә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында оештырылачак әлеге уеннарга әзерлек буеча да эш алып барыла. Үзәк директоры Роза Фазлыева сүзләренә караганда, бүгенге көндә үзәктә 12 социаль проект тормышка ашырыла икән. Җиңү яуланган проектлар мөмкинлеге чикле балаларның иҗади үсешенә, спорт күнекмәләре алуга, төрле авыруларны дәвалау һәм кисәтүгә юнәлдерелә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев