Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада тагын бер храм төзеләчәк

Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында сафка басачак изге Иоасаф Чистопольский храмы территориясе аруландырылды.

Бүген шәһәребездә тарихи вакыйга булды: Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында сафка басачак изге Иоасаф Чистопольский храмы территориясе аруландырылды.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай, Нырья авылының Космодемьян чиркәве настоятеле протоиерей Леонид Прокопьевлар катнашты.

«Узган атнада гына яңа төзеләчәк мәчет урынына истәлек ташы урнаштырган идек, бүген инде храм салыначак урынны аруландырабыз. Кукмара – күпмилләтле район. Без бер гаилә шикелле дус-тату яшибез. Дин йортлары халык өчен бик кирәк. Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай Кукмарага килгәч, яңа чиркәү төзергә кирәк дигән иде. Ул бу эшкә үзенең фатыйхасын да бирде. Иганәчеләр ярдәме, район халкы белән бергәләп дин йортларын кыска вакыт эчендә төзеп чыга алырбыз дип ышанам», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Чыгышлардан соң тантаналы төстә храм төзеләчәк урын аруландырылды.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk