Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылыгыз һәм пар үтүге отыгыз!

Декада кысаларында 2021 елның 1 яртыеллыгы өчен газеталарга түбән бәядән язылырга мөмкин.

1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр газеталарга язылу ункөнлеге игълан ителә. Декада дәвамында 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына ташламалы бәядән – 707,7 сумнан язылырга мөмкин (хәзерге бәясе – 762 сум). Моннан тыш, без абунәчеләр өчен бүләк тә әзерләп куйдык: 1-11 октябрьдә район газетасына язылучылар арасында акция оештырачакбыз. Приз – пар үтүге!

Аңа ия булу – күп хуҗабикәләрнең хыялы. Чөнки ул тәрәзә челтәрләрен, урын-җир әйберләрен үтүкләү кебек мәшәкатьле эшләрне күпкә җиңеләйтә. Балаларыгызның мәктәп формаларын һәм башка киемнәрен көн саен үтүклисезме, әлеге эш күп вакытыгызны аламы? Бу очракта да сезгә пар үтүге ярдәмгә килер. Аңа ия булу өчен газетага язылырга һәм подписка квитанциясе күчермәсен редакциягә юлларга кирәк. Акциягә 16 октябрьдә йомгак ясалачак.

Бу декадада газетага язылучылар декабрь аенда үткәреләчәк традицион Яңа ел алды акциясендә дә катнашачак. Димәк, отыш буенча бәхетегезне ике тапкыр сынап карый аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Ә 1 октябрь – Өлкәннәр көнендә редакциягә килеп газетабызга язылучы пенсия яшендәге абунәчеләребезгә истәлек бүләкләре дә тапшырылачак.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  • Вотсап номеры – 8 986 909 15 43,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 01.10.2020 – 16.10.2020.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk