Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Җаббаров: Кукмара – республикада үрнәк район

Кукмарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде.

Ул, Вахитов исемендәге һәм «Восток» хуҗалыкларында булып, азык цехы һәм «Монокорм» кооперативының эшчәнлеге, терлекчелек комплексы белән танышты. Шулай ук Аш-Буҗи авылыннан Фәнис Хәмәтдинов җитәкчелегендәге «Әмирхан» кооперативына керүче «Кукмара сөте», «Адай икмәге» һәм иске фермаларны төзекләндерү программасы буенча ремонтланган биналарны карап, хезмәтләренә уңай бәя бирде.

Район басуларына күзәтү ясаганнан соң, ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

«Районда авыл хуҗалыгы тармагы белән танышып чыктык, җирләрегезне да карап уздык. Сездәге кебек комлы-ташлы туфракта да әйбер үсәр икән! Районның быел игенчелек тармагы буенча потенциалы зур. Көзге культуралар, күпьеллык үләннәр матур гына күтәрелеп килә. Яңгырлар да вакытында явып, кояш та җылытып тора, иң мөһиме - хәзер барлык технологияләрне дә тиешенчә башкарып, мул уңыш алу өчен тырышып эшләргә кирәк. Ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезнең һәр эшегездә дә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә әзер, - диде ул. – Кукмара – республикада үрнәк район. Сезнең бердәм командагыз бар. Президентыбыз да хезмәтегезне югары бәяли. Алга таба да уңышлар сезгә».

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны», Рәис Хөсәенов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk