Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев дәваханәдә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән танышты

Поликлиникада халык бермә-бер кимегән.

Район башлыгы Сергей Димитриев, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән якыннанрак танышу максатында, үзәк дәваханәдә булып кайтты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: поликлиникада халык бермә-бер кимегән.

«Табибка дәүләт хезмәтләр порталы аша язылган идем. Үз вакытыма килдем. Чират зур булмагач, бик рәхәт.Вирус эпидемиясе дип өйдә утырып булмый бит. Авырып киткәч, ничек тә табиблар янына киләсе. Сакланганны Ходай саклар, дип, үзем белән алып килгән масканы кидем», - ди Кукмарада яшәүче Рәсүлә исемле ханым.

Дәваханәнең баш табибы Равил Хәлиев сүзләренә караганда, балалар һәм өлкәннәрне диспансерлаштыру вакытлыча кичектерелгән.

«“Демография” илкүләм проекты буенча 65 яшьтән узган, ялгыз гомер итүче, ярдәмгә мохтаҗ, дәваханәгә бару мөмкинлеге булмаган өлкәннәрне тикшеренүгә алып килү дә әлегә туктатылды. Барлык табиблар да гадәти режимда эшлиләр, авыруларны дәвалыйлар», - ди Равил Хәлиев.

Баш табиб сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кимегән.

«Хәзерге вакытта көнгә 25-30 чакыру кабул ителә. Халыкны күбесенче кан басымы, баш әйләнү борчый, югары тән температурасыннан зарланучылар юк», - диде ул.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk