Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Байлангарда Шакировлар истәлегенә мемориаль такта куелды

Тактаны Бөек Ватан сугышы ветераны Басыйр Шакиров һәм аның улы – Россия Кораллы көчләр полковнигы Фоат Шакиров яшәгән йорт диварына урнаштырдылар.

Кукмара районының Байлангар авылында фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Басыйр Шакиров һәм аның улы – Россия Кораллы көчләр полковнигы Фоат Шакировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Тактаны ветеран һәм хәрби хезмәткәр яшәгән Совет урамындагы 57нче йортка урнаштырдылар.

Тантанада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, хәрби комиссар Равил Гафиев, Фоат Шакировның хатыны Мөршидә апа һәм аларның кызлары Гүзәл, Эльмира, туганнары, танышлары, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.

“Хөрмәтле кунаклар, мин сезне үз өемдә күрүемә бик шат. Биредә бүген безнең барлык якыннарыбыз һәм туганнарыбыз җыелды. Бу йорттан 20 яшьлек вакытында яраткан Басыйр бабабыз армиягә алына һәм ун ел буе солдат хезмәтендә була. Шушы йорттан аның уллары Фоат, Назыйр да та ил алдындагы бурычын үтәргә китә. Әмма төпчек улы бик яшьли дөнья куя. Бу йортта Бөек Ватан сугышы вакытында Казан янында окоп казып, урман кискән яраткан Зәйтүнә апабыз да яшәгән. Гаиләбез өчен бүген бик дәрәҗәле, дулкынландыргыч көн. Офицер хатыны буларак, бу - минем өчен бик җаваплы эш. Бу йорт безгә бик кадерле, шуңа да аны ташлап китә алмыймбыз, аны саклап калырга тырышабыз”, - диде Мөршидә Шакирова.

 

Йорт ишегалдында Басыйр һәм Фоат Шакировларның шәхси әйберләре, аларның фотопортретлары, хәрби формалары, бүләкләре тәкъдим ителде.

Ә мемориаль такта урнаштырганнан соң, чара Байлангар мәктәбендә дәвам итте, анда Мөршидә апа бабасы Басыйр аганың биографиясен, Фоат Шакиров белән гаилә тарихын сөйләде. Бәйрәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk