Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде

Район башлыгы Сергей Димитриев барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерде.

Бүген Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде. Анда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповлар катнашты.

"Без бу бәйрәмгә зур җиңүләр белән килдек: республика тарихында беренче мәртәбә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов район Советы утырышы вакытында орден тапшырды. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, алдынгыларны тәбрикләп. - Районда кайсы гына тармакны алсак та матур үсешебез күренә: сәнәгать өлкәсе дә әйдәп бара, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча да яхшы күрсәткечләребез бар. Безнең авылларыбыз төзек, җитеш, шәһәребез дә елдан-ел үсә, үзгәрә. Боларның барысына да сөенәбез. Әмма киләчәккә бурычлар тагын да зур: 2023 елга көндәлек савымны - 400 тоннага, 2025 елга 500 тоннага җиткезергә. Әлбәттә, алга таба районда демографик хәлне яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Моңа илкүләмендә булдырылган программалар йогынты ясар, дип ышанам. Барыгызга да киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын, матур итеп яшәргә һәм эшләргә язсын, бәйрәм белән!"

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk