Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада төп чыршының утлары кабынды

Бәйрәм Яңа ел костюмнары парады белән башланып китеп, дискотека белән тәмамланды

Бүген Кукмарада төп чыршыны ачу тантанасы булды. Бәйрәм районның барлык хезмәт коллективлары катнашында костюмлаштырылган Яңа ел парады белән башланып китте. Нинди генә җәнлекләр, әкият геройлары юк иде анда. Балалар арасында әледән-әле: “Әнә, Минни Маус, Почтальон Печкин”, “Нинди матур Лунтик”, “Динозаврны кара әле” дигән һәм башка соклану сүзләре яңгырады.

Кукмаралыларны сәхнәдән Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, район мәдәният узешчәннәре, укучылар, балалар катнашында әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде.

Аннан соң бергәләп чыршыдагы утларны кабыздылар. Бу кадәр кешене күреп, чыршыкай да сөенеп куйды, ахрысы, утлары җемелдәп янды. Шулай ук бәйрәмгә килгән кунаклар Нурминкә яр буенда ял итте, саф һава сулады.

Бәйрәм күмәк бию, дискотека белән тәмамланды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk