Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәрдекбашта балалар бакчасы ачылды

Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

Сәрдекбашта мәктәп белән бер түбә астында урнашкан “Күчтәнәч” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, “Домострой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев һәм башкалар катнашты.

- Бүген безнең өчен, чыннан да, зур бәйрәм, бу вакыйганы күптән көттек. Җирлек халкына шундый бүләк ясаганнары өчен республика, район җитәкчелегенә, төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә олы ихтирамымны белдерәм. Әлбәттә, биредә мәктәп, бакча коллективына, әти-әниләргә дә эш җитәрлек булды, - диде Илгиз Нәбиев, үзенең чыгышында. – Соңгы елларда авыл җирлекләренә карата игътибар арта, бик күп программалар эшли. Алга таба да алар дәвам итеп, калган проблемаларны да хәл итәргә язсын. Безнең демографик күрсәткечләребез дә уңай. Быел барлыгы 14 сабый дөньяга килде, үлем-китемнәр сигез булды. Җирлектә пропискада теркәлгән 96 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Алдагы елларда Яңа Сәрдектә башлангыч мәктәпкә балалар бакчасын кертү, ә Тырышта күпфункцияле үзәк төзү мөмкинлеге булса, бик рәхмәтле булыр идек.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk