Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Без тарихта эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы узды

Анда Әгерҗе, Арча, Саба, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балтач һәм Кукмара районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрде.Район Мәдәният йортында проектның зона туры үтте. Анда Әгерҗе, Арча, Саба, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балтач һәм Кукмара районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.

Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агач – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабының җиңүчесе дип Кукмарадан Мансуровлар гаиләсе танылды. Икенче урынны Сабадан Зариповлар гаиләсе алды. Өченче урынны исә Арчадан Вафиннар, Балтачтан Фәизовлар гаиләләре бүлеште.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар тапшырды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk