Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районының туганнар каберлекләрендә “Горсть памяти” Бөтенроссия акциясе узды

Каберлекләрдән алынган туфракны Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендә саклау өчен Мәскәү шәһәрендә озатачаклар

Бүген Кукмара районында хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Горсть памяти” Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе узды. Ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган. 

Чарада шәһәрнең хәрби комиссары Равил Гафиев, администрация вәкилләре, ветераннар, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте активистлары һәм башкалар катнашты. 

Акция барышында район территориясендә урнашкан туганнар каберлекләреннән бер уч туфрак алынды, ул Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендә саклау өчен Мәскәү шәһәрендә озатылачак. әлеге ыйбадәтханә 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылачак. 

 

- Безнең районда ике туганнар каберлеге бар - алар Кукмараның рус һәм Ядегәр авылы зиратларында урнашкан, - диде Равил Гафиев. - Кукмарада – егерме өч, Ядегәрдә җиде совет солдаты җирләнгән. 

Акциядә катнашучылар һәлак булан Ватан сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм каберләренә чәчәкләр салдылар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X