Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Янил җирлегендә семинар-киңәшмә үткәрелде

Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан килгән йөз илледән артык кеше катнашты

Бүген Янил авыл җирлегендә җирлек башлыкларының зона укыту семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан килгән йөз илледән артык кеше катнашты.

Семинар районда җитештерелә торган продукциядән оештырылган күргәзмә белән танышудан башланып китте, аннан соң чарада катнашучылар Вахит авылының клуб каршында урнашкан ял паркы, төзелеп килүче яр буен карадылар, Роза апа һәм Минневакыйф абый Гыйльфановларның шәхси хуҗалыгында булып, аларның тормыш-көнкүреше, эшчәнлеге белән таныштылар.

Алты савым сыер тотучы әлеге гаилә тырыш хезмәт белән көн күрә. Алар кунакларны үзләре җитештергән сыр, катык, эремчек кебек ризыклар белән сыйладылар. 

Вахит авылы су башнясын санитар саклау зонасының эшләнеше, андагы тәртип тә кунакларда кызыксыну уятты. Әлеге участокны Мәҗит абый Биктимеров карап-тәрбияләп тора икән. Анда таш юл салынган, территориясенә үлән чәчкәннәр һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тору өчен видеокамералар урнаштырганнар. 

Вахитов исемендәге хуҗалыкның терлекчелек комплексы, азык әзерләү цехының эшчәнлеге кунакларны битараф калдырмады. Балансланган азыкны күрше-тирә районнарга чыгару мөмкинлеге юкмы дигән сораулар да яңгырады. 


“РифЭль” сәүдә үзәге, мәктәп, балалар-бакчасы, почта бүлекчәсе дә семинарда катнашучылар күзлегеннән читтә калмады. Кукмара аграр көллияте, әлеге уку йортының район, җирлек тормышындагы роле югары бәяләнде.

Кунаклар уку кабинетлары, шәхси хуҗалыкларны очсызлы печән белән тәэмин итү өчен бирелгән техниканы да карап үттеләр. 

Пленар өлештә авыл җирлекләрендәге актуаль проблемалар каралды, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев