Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Лубянлылар Җиңүнең 74 еллыгына багышлап, веломарафон оештырдылар

Марафонда катнашучылар быел Бөек Җиңүгә ничә ел тула, шул кадәр - 74 чакрым юл узды

Бүген Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан веломарафон үткәрелде. Әлеге чараны Лубян урман-техник көллияте оештырды. Ике студент һәм өч укытучыдан торган велосипедчылар төркеме Лубяннан старт алды. Велосипедчылар юлларында очраган Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Марафончыларның финишы Кукмара үзәк мәчете янында төзелүче Хәтер паркында урнашкан Чик сакчылары һәйкәле янында иде. 

- Велосипедчыларның юлы Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Татарстан респубикалары аша узды. Алар быел Бөек Җиңүгә ничә ел тула, шул кадәр - 74 чакрым юл узды. Веломарафон яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбызны искә алу максатыннан оештырылды, - диде Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев. 

Веломарафонның инициаторы, өстәмә белем бирү педагогы һәм тренер-укытучы Елена Тихонова фикеренчә, мондый чараның максаты спорт нәтиҗәләре түгел. “Һәркем сугыш батырларына үзенең хөрмәтен күрсәтергә тиеш. Без исә аларны нәкъ менә шулай искә алырга булдык. Веломарафон быел беренче тапкыр үткәрелде. Әлеге эшне киләсе елга да дәвам итәргә планлаштырабыз. Анда күбрәк катнашучыларны җәлеп итеп, күбрәк истәлекле урыннарны карарга уйлыйбыз".

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk