Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада Россиядә балаларга мәктәпкәчә өстәмә белем бирү системасы оешуның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм үткәрелде

Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады.

Район Мәдәният йортында Россиядә балаларга мәктәпкәчә өстәмә белем бирү системасы оешуның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башкалар катнашты. 

- Бүгенге көндә районда балаларга өстәмә белем бирүче сигез уку йорты нәтиҗәле эшләп килә. Аларда укучыларга буш вакытларын файдалы үткәрү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү, сәләтләрен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-конкурсларда катнашып, югары күрсәткечләргә ирешү, фойеда куелган күргәзмә әлеге белем бирү йортларының тырыш хезмәтен күрсәтә, - дип билгеләп үтте Равия Каримуллина үзенең чыгышында. – Элек бер пионерлар йорты бар иде. Хәзер сез рәхәтләнеп, күңелегезгә ошаган өлкәне сайлап, буш вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә аласыз.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X