Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы үтә

Республика халкы тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны билгеләячәк

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 марттан 31 мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы үтә.

Тавыш бирүнең беренче этабында сайлап алынган 57 җиңүче арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һ.б. брендлар бар.

Республика халкы тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны билгеләячәк. Ул һәр районга берәр булачак. Татарстанлылар алдына республикадагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң-иңнәрен ачыклау бурычы куела.

Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев