Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Электрон гариза бирү процедурасы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Гаризада бала турында мәгълүмат күрсәтергә, яшәгән районны һәм сайлаган мәктәпне язарга кирәк. Моннан тыш, порталда гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен биш көндә бирергә тиеш.

 

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk