Руслан Мөбарәкшин: Без иминлекне тәэмин итәргә һәрвакыт әзер
29 октябрьдә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
29 октябрьдә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Шул уңайдан полиция прапорщигы, бүлекчә командиры Руслан Мөбарәкшин белән әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык.
Руслан Рашит улы әлеге өлкәгә 2018 елда килә. Армиядә тормыш өчен чыныгу мәктәбе узган яшь егетне полиция шоферы итеп эшкә алалар.
— Тәүге тапкыр ведомстводан тыш сак бүлекчәсе машинасына утырып юлга кузгалганны бүгенгедәй хәтерлим. Чакырулар бик күп булган иде. Тәүлек эчендә экипаждагы егетләр белән кайларда гына булмадык та, кемнәр белән генә очрашмадык! Беренче көнне алган тәэсирләр шактый озакка җитте, — дип искә ала Руслан Мөбарәкшин хезмәт юлы башланган вакытларны. — Бер елдан өлкән полиция хезмәткәре итеп билгеләндем. Ә инде 2020 елда бүлекчә командиры эшен ышанып тапшырдылар. Бүгенге көндә дә әлеге вазыйфаны башкарам.
Билгеле булганча, ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклый, үзләренә билгеләнгән объектларның иминлеген тәэмин итә, тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып бара, җинаятьче һәм хокук бозучыларның эзенә төшүдә зур өлеш кертә. Смена вакытында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, өзеклекләр булмасын өчен бүлекчә командиры алдан ук хезмәтне төгәл оештырырга, ситуацияне контрольдә тотарга тиеш.
— Безнең һәр иртә сменага чыгучы егетләргә инструктаж үткәрү, көндәлек бурычларны билгеләүдән башлана. Шулай ук мин аларны закондагы яңалыклар белән таныштырам, республика хәбәрләрен дә җиткерәм. Саклый торган объектларның берәрсендә хәвеф төймәсенә басканнар һәм диспетчерга сигнал килгән икән, ул тиз арада безгә җиткерә. Экипаж урынга өч минут эчендә барып җитәргә тиеш һәм бу шулай эшләнә дә, — ди Руслан Мөбарәкшин. — Шулай ук без җинаять урыннарына да еш чыгабыз. Моннан 7-8 ел элек эш катлаулырак, төннәр дә күп вакыт шау-шулы уза иде. Ул чагында кибет тәрәзәләрен вату очраклары аеруча еш теркәлде. Берсендә тәрәзә аша «Ратмир» сәүдә комплексына үтеп кергән каракны, качам дигәндә генә, безнең егетләр тоткарлады һәм хокук сакчылары кулына тапшырды. Катлаулы ситуацияләрдә югалып калмас өчен хезмәткәрләрдән нык, җитез, көчле булу сорала. Куркаклар, йомшак холыклылар әлеге эштә хезмәт куя алмый. Без елга ике тапкыр физик хәзерлекне билгеләү буенча зачет тапшырабыз. Анда теоретик һәм практик биремнәр тикшерелә. Шуның өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәбез, йөгерәбез, турникта күтәреләбез, тирга барабыз.
Бүлекчә командирының сүзләренә караганда, экипаж 24 сәгать дәвамында шәһәр буенча 100 чакрымнан артык юл уза икән.
— Бер генә урам-тыкрык та егетләрнең күз уңыннан читтә калмый. Исерткеч эчемлек кулланучыларны, шулай ук юл читләре, парк-скверларда егылып ятучы кешеләрне күрсәләр, туктап, ситуацияне ачыклыйлар, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакыралар, — ди Руслан Мөбарәкшин. — Без еш кына өйрәнүләр уздырабыз һәм шәхси составның оперативлыгын, гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерәбез. Коллективта тырыш, тәҗрибәле, вазыйфаи бурычларын яхшы белгән, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузучы егетләр хезмәт куя. Без алга таба да иминлекне тәэмин итәргә әзер.
Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең Кукмара районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Марсель Сөләйманов:
— Сигнал бирүнең заманча чаралары һәм махсус әзерлекле хезмәткәрләр ярдәмендә без 263 объект, 101 фатир һәм шәхси йорт саклыйбыз, шулай ук барлык мәгариф учреждениеләренең террорлыкка каршы иминлеген тәэмин итәбез.
Узган ел административ хокук бозулар өчен 32 беркетмә төзелде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев