Райондашларны "Бүләк итү" акциясендә катнашырга чакырабыз
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда 16 апрельдән 16 майга кадәр “Бүләк итү” акциясе узачак.
Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә
* Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек);
* Хатын-кызлар бижутериясе;
* Уенчыклар, сувенирлар;
* Көнкүреш предметлары;
* Документлар, открыткалар, фотографияләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре);
* Совет чоры техникасы;
17 майда бүләк ителгән экспонатлардан күргәзмә оештырылачак һәм түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
“Эксклюзив” (иң уникаль предмет);
“Иң борынгы предмет”;
“Легенда” (иң кызыклы тарихы булган предмет).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев