Рашида Хәбибуллина: Аралашып яшәмәсәң, яшәү буламени ул?
Манзарас авыл җирлеге башлыгы белән әңгәмә.
- Беренче эш көнегезне хәтерлисезме, Рашидә ханым? Кем «кодалаган» иде сезне җирлек башлыгы кәнәфиенә?
- 2012 елның 31 июле иде ул, район хакимиятенә чакырдылар. Шул чактагы район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина: «Сезне Манзарас авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләргә дигән фикергә килдек», - диде. Мин, каршы килеп, әле бу кешене, әле башкасын тәкъдим итеп карадым. Әмма ул: «Юк, без инде сөйләштек, сезнең кандидатураны карадык», - дип, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кабинетына алып кереп китте. Мин ишектән килеп тә кердем, Рауил Шәйдәүләт улы: «Котлыйм сезне җирлек башлыгы булуыгыз белән», - дип килеп кулымны да кысты. Шулай итеп, артка чигенер юл калмады. Авылга кайткач, депутатлар катнашында сессия үткәрдек. Хәтта нинди күлмәк кигәнемә кадәр хәтерлим. Шул көнне безнең территориядәге чүплекне карарга дип, прокуратурадан бер хезмәткәр килергә тиеш иде. Кабинетта да көтеп карыйм, урамга да чыгам, кибет яннарын урап килдем... Әле бит утырып чыгып китим дисәң, шофер да юк иде ул чакта. Бер ай җәяү йөреп эшләдем. Күңелгә шунысы рәхәт, үкенерлек түгел: мин кемнедер эштән алдырып, аның урынына кереп утырмадым – миңа кадәр бу вазыйфаны биләгән Гафур абый Исмәгыйлев лаеклы ялга киткән иде.
- Ә аңа кадәр сез Кәчимир балалар бакчасында 25 ел мөдир булып эшләдегез?
- Әйе, хезмәт юлымның башлангычы бигрәк тә бормалы икән. Минем бик тә пешекче буласым килгән иде. Кукмара гимназиясенең 8 сыйныфын тәмамлагач, Казанга укырга дип чыгып киттем. Әнинең апалары тугызынчы сыйныфны укып бетер, дип кире кайтарып җибәрделәр. Нинди уку инде ул, күңел каядыр ашкына, 9 сыйныфны эленке-салынкы, теләр-теләмәс кенә тәмамладым. Хәзерге акылым булса, шуның кадәр яхшы укыган булыр идем ки, хәтта укытучыдан да күп белер, алар җавап бирә алмаслык итеп укыр идем (көлә). Шул елны Кукмарадагы училищеда пешекчеләр төркеме ачтылар. Мәрхүмә Рива Әхәтовна: «Хатын-кызның куллары матур булырга тиеш. Ир-атлар һәрвакыт хатын-кызның кулларына карый, ә пешекчеләргә тырнак буярга, йөзек кияргә ярамый. Мин сине тегүчеләр курсына язам, 10 сыйныфны тәмамлаганнар төркеменә кертәм, 75 сум стипендия алырсың. Ә 8 сыйныфны бетерүчеләр белән барсаң, стипендияң 35 сум гына булла», - диде. Бер елдан соң 6нчы тегү фабрикасына эшкә килдем. Иң авыр операциягә утырттылар - куртка эчен тегәсе. Ике кеше бер сменага 160 куртканы эшләп, ОТКга тапшырырга тиеш. Чәчеңне тарак белән бер сыпырып кына алыйм дисең, шул арада өстәлдә ике куртка барлыкка килә. Елыйсылар килә инде, әмма эшләргә кирәк. Миңа 16 яшь! Бу якка борылып карыйм – олы апалар, тегеләйгә карыйм – миннән шактый өлкән хатын-кызлар. Ай Аллам, шушында узармени гомерем, дим. Беренче смена булганда иртәнге сәгать 4 яртыда торып эшкә китәсе, кая анда клубка чыгу, йокы туймый. Икенче сменада вакытта йокым туя, әмма иптәшләрең клубта биеп йөргәндә, син тегү машинасы артында буласың. Яңа ел алдыннан район газетасында Казанда клуб мөдирләре әзерләү буенча укыталар, дигән белдерү күреп алдым. Ярты ел фабрикада эшләгән идем бит инде, җырларга, биергә яратам мин, укырга җибәрегез әле, дип сорап, шунда китеп бардым. Башкалар бер ел укыса, мин 4 ай эчендә укып, диплом алып, Кәчимир клубына эшкә кайттым. Җиде ел эшләдем мин анда, шул ук вакытта бер ел фермада терлекләр карарга да өлгердем. «Правда» хуҗалыгының ул вакыттагы рәисе Шаһимәрдан Хәсянов мине яңа, әмма тәрәзәләре дә куелмаган балалар бакчасына мөдир итеп чакырды. Тагын ике эшне берьюлы алып бардым: август аеннан декабрьгә кадәр клубта да эшләдем. Хуҗалык акча бирә дә, көне буе балалар бакчасына әйберләр ташыйм, ә кичен – яшьләр белән. Бакчаны декабрь аена әзерләп бетереп, Яңа елдан беренче балаларны кабул иттек.
- Җырларга, биергә яратам, дисез. Ул якка да осталык бармы әллә?
- Мәдәният-сәнгатьне, гомумән, яратам. Курайда яки баянда, фортепьянода уйнаучы кешенең вафат булуын ишетсәм, их, тагын бер сәнгать кешесен югалттык бит, дип йөрәк кысылып куя. Алар хәзер чүпләп кенә алырлык. Урам буенча бар син - бер баянда уйнаучыны таба алмыйсың.
- Рашидә апа, дөресен әйтегез әле, җирлек башлыгы өйдә дә башлыкмы? «Командный голос» өйгә дә ияреп кайтамы?
- Өйдәме? Юк, бик алай ук башлык булырга җай юк, барыбер Раниф өстенрәк. Яшь барган саен, сүзгә дә киләсе килми, өйдә улым-килен, оныклар бар бит. Сез әйткән «гонор»ның өйгә дә кайткан чагы булгалый, әмма Раниф: «Бу сиңа сельсовет түгел, яме, указ биреп торма», - дип, шунда ук урыныма утырта. Аңа 19 яшемдә кияүгә чыктым, 38 ел бергә гомер итәбез.
- Улыгыз Раил беренче көннән диярлек сезнең шоферыгыз булып эшли. Димәк, аннан бер яшерен серегез дә юк. Әллә бармы?
- Бердәнбер балам – Раил улым хезмәтемнең нидән гыйбарәт икәнен яхшы белә. Һәрвакыт янәшәмдә бит. Ул булмаса, миңа авыргарак туры килер иде. Эш кушарга да уңайлы. Икебез бер өйдән чыгып, бергә кайтып кергәч рәхәт инде. Бәлки аңа уңайсызрактыр минем белән тәүлек буе бергә булу, сораганым гына юк.
- Күп хатын-кыз хәзер үзе машина йөртә бит...
- Юк, машина йөртергә уйлаганым да юк, таныклык алу өчен укымадым да. Минем хатын-кыз булып каласым килде. Рульдә йөргән хатын-кызлар дөньяның матурлыгын шуның кадәр күрә алалар дип уйламыйм. Ә син һәрнәрсәгә сокланып, күзәтеп, үзеңчә анализ ясап барасың.
- Хатын-кыз бәхетен сез ничек күзаллыйсыз?
- Мин, мәсәлән, бар дөньяга кычкырып, үземне бәхетле дип тә әйтә алмыйм, бәхетсез дә түгелмен. Тормышыбызда – тот-рыклылык. Бәхет нәрсәдә дип уйлыйм – сәламәтлектә. Минем, мәсәлән, дәваханәгә барганым, «больничныйга» чыкканым юк. Гаиләбездә бер генә бала идем. Кемдер туганнарың юк, читендер инде сиңа, дип әйтә. Янәшәмдәге дусларым бик әйбәт. Инде ничә еллар бергә-бергә дус булып, аңлашып, аралашып яшибез.
- Кире җирлек темасына әйләнеп кайтыйк әле. Халык яныгызга нинди сораулар белән килә?
- Генпланга үзгәреш кертәсе бар. Киндеркүлнең Яр буе урамында заманында участоклар бирелгән, ә 2005тән соң генплан үзгәрмәгән әле. Шуңа күрә ничә еллар алар йортларын рәсмиләштерә алмыйлар, борчылалар. «Көньяк-6» микрорайонына суүткәргеч сорыйлар. Анысы быел хәл ителер дип өметләнәбез, әмма юл кайчан булачагын әйтә алмыйм әле. Проекты эшләнелә. Баганада лампочка янмый дисәләр – алыштырабыз, урамнарны кардан чистартабыз, асфальт юл, газ, су кергән. Манзараста чишмәне рәтләргә, зират коймасын тотарга, зират өе ясарга дип мөрәҗәгать иттеләр. Өч балалы ханым Киндеркүлдә тротуар салуны сораган иде, барысын да эшләдек. Грант акчасына быел күпме мәйданчыклар эшләп куйдык, дәүләттән ярдәм булмаса, әллә кая сикерә алмыйсың бит.
- Үзара салым җыю ничек бара?
- Түзәрлек. Аның кирәклеген, мөһимлеген аңлаган кеше 500 сумны бирә инде ул. Шуңа күрә бу эш белән шөгыльләнгән кызларыма кеше белән әйткәләшеп, кәефегезне төшермәгез, дим. Ике бала укыткан гаилә, пенсионер ул акчаны авырсынмыйча түләсә, Себер якларында эшләп кайтып зур пенсия алучы, яки айлык табышы зур булган эшмәкәр капкасын да ачмаска мөмкин. Югыйсә, барысы да шул юлдан йөри, баганадагы лампочка алар капка төбен яктырта. Бу - кешенең күңел эше.
- 2020 ел авыр ел булды, дибез. Авыл халкы өчен ничек, эзсез генә үтеп китә алдымы?
- Әйе, тыныч булды. Нишләп урамга да чыгарга ярамый, дип тавышланып йөрүче булмады үзе. Халык аннан соң тормышның кадерен белеп яши башлагандыр, шөкер итәргә өйрәнгәндер, әзрәк ял иткәндер дип уйлыйм.
- Эшегезгә яратып барасызмы? Хатын-кыз җитәкчене тыңлыйлармы?
- Яратам, әйе. Бик теләп эшлим. Минем бит берара хуҗалык рәисе булып эшлисем килгән иде. Эш сөйгәнгә - эш бирәм, дигән бит. Ул булмаса, кешелек бетә. Ә тыңлауга килгәндә, төрле алымнарны кулланасың инде. Иң элек йомшак итеп кенә әйтәсең, аннан соң икенче, башка төрле юл белән эндәшәсең. Кеше белән талашып, әйткәләшеп йөргән юк минем. Үч саклый торган гадәтем дә юк. Кичтән үзара катырак сөйләшеп алучыга да икенче көнне ачылып үзем эндәшәм.
- Әйе, сезнең кебекләр турында, русча итеп әйтсәк, «женщина-праздник» диләр. Чөнки уен-көлке, шау-гөр килеп сөйләшү, гел елмаеп тору – болар барысы да сезнеке. Каян килә шуның кадәр позитивлык?
- Менә сөйләшеп утырабыз бит, ә үземнең шуның кадәр көләсем килә. Үзеннән-үзе елмаям. Холкым шундыйдыр инде, рәхәт бит яшәүләре. Кеше тормышны авыр дип әйтә, элек тагын да катлаулырак булган бит ул. Мин аның авырлыгын күрмим. Берзаман өйдә ике сыер, үгез, тана, ике бозау, 17 баш сарык асрадык. Малны да карарга, эшне дә алып барырга кирәк. Клуб, балалар бакчасы хезмәткәрләрен элек хуҗалык базына бәрәңге ярырга йөртәләр иде бит. Көне буе шунда, марттан алып майга кадәр утырасың. Бакчада 4 кеше эшли, икесе – бәрәңге яруда. «Шаһимәрдан Хәсянович, сандугачлар сайрый, шуларны да ишеттермисез бит», - дип әйтә торган идем. Менә хәзер дә сайрый ул сандугачлар, чыгып тыңлап утырасы гына килми.
- Яраткан ризыгыгыз нинди?
- Мич бәрәңгесе пешереп, тозлы кәбестәгә суган салып, исле үсемлек мае белән болгатып ашарга яратам. Яңа пешкән күмәчкә сыер мае ягып, шоколад конфет белән чәй эчүгә ни җитә соң! Иң яраткан ризыкларым шул. Башкасын да ашыйм, әмма аның кадәр исем китми.
- Буш вакытны ничек үткәрәсез?
- Минем буш вакыт юк та бит ул. Аз гына табылса, Кәчимирдәге китапханәгә барам, авылдагы туганнарның, дусларның хәлен белешеп кайтам. Алайса, кеше-кешегә йөрми торган заманага килеп кердек бит. Аралашып та яшәмәсәң, яшәү буламени ул?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев