Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Кукмара районы волонтерлары белән очрашты

Әлеге кичә Халыкара волонтерлар көне уңаеннан оештырылды.

Район Мәдәният йортында «Игелек белән илһамланганнар» дигән чара узды. Әлеге кичә Халыкара волонтерлар көне уңаеннан оештырылды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районына эш сәфәре белән килгән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, җитәкчеләр, районның киң күңелле, игелекле волонтерлары катнашты. 

«Мин районыбызда яшәүче һәр икенче кешене волонтер дияр идем. Махсус хәрби операция башлангач, илне яклаучы хәрбиләргә булышучылар, игелекле эшләр башкаручылар саны аеруча да артты. Үсеп килүче яшь буын да бик актив. Яшьләр берләшмәләренә егет-кызлар елдан-ел актив кушыла, изге гамәлләр кыла. Хәрби хәрәкәт ветераннары да волонтерлык юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Волонтерлык ул — зур хезмәт.  Игелекле эшләр башкаручыларның яхшылыклары үзләренә уңышлар булып әйләнеп кайтсын. Кукмара, алга!» — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Кукмара районын ирекле (волонтерлык) хәрәкәтен үстерү буенча республикада алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте. 

«Сезнең барыгызны да Халыкара волонтерлар көне белән тәбрик итәм. Районның мәктәп укучылары, яшьләр экологик акцияләрдә, социаль чараларда катнашалар, өлкән буынга ярдәм итәләр. Шулай ук „Көмеш яшь“ волонтерлары да бик актив. Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм дә сездә бик яхшы итеп оештырыла. Гуманитар ярдәм җыюда үз өлешен кертүче волонтерларга да рәхмәтем чиксез», — диде Ринат Садыйков.

Бәйрәм чарасы тәбрикләүләр һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

фото: Алсу Сәләхетдинова, Миләүшә Хаҗиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев