Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмараның «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды

1982 елда салынган бакчага ремонт «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү» республика программасы буенча алып барыла.

Шәһәрнең «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. 1982 елда салынган бакчага ремонт «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү» республика программасы буенча алып барыла. 

Кукмараның «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, районда 28 балалар бакчасы, 23 төп һәм урта мәктәпләрдә мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре эшли. Район буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны — 2374, шуларның 1461е — шәһәрдә, ә 913е — авыл җирлекләрендә. 

«Узган ел республика программасы кысаларында шәһәрнең „Ромашка“ һәм Әсән-Елга балалар бакчалары үзләренең икенче яшьлекләрен кичерде. Каенсар һәм Поршур авылларында ачылган мәгариф һәм күпфункцияле үзәкләрендә 15әр балага исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре ачылды. Быел республикакүләм капиталь ремонт программасына шәһәрнең „Миләшкәй“ бакчасы кертелде. Биредә 2021 елда өлешчә төзекләндерү алып барылган, һәм ул вакытта бина тышланган, тәрәзәләре, керү ишекләре алыштырылган, түбәсе яңартылган иде. Быел исә ремонт бакчаның эчке ягында үткәреләчәк», — ди Илфат Әхмәдуллин.

«Миләшкәй»дә биш төркемдә 80нән артык бала тәрбияләнә. Алар вакытлыча шәһәрнең башка балалар бакчаларына күчерелгән.

«Республика программасына эләгү безнең өчен зур куаныч булды. Бакча территориясе, бүлмәләр бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгын хәтерләтсә дә, тиздән яңартылган бинада сабыйларны кабул итәчәкбез, дигән уй кәефне күтәреп җибәрә. Районның төзелеш оешмасы хезмәткәрләре 6 гыйнварда үк килде һәм бүгенге көнгә кадәр шактый гына демонтаж эшләре башкарырга өлгерде», — ди бакча мөдире Зөлфия Минһаҗева.

Кукмараның «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Егетләрнең, чыннан да, эшләре тыгыз. Алар идәннәрдәге, диварлардагы иске плитәләрне җимергәннәр, линолеум, ут чыбыкларын җыеп алганнар, хәзер кирпеч бүлемнәрне сүтәләр. Тузан өере эченнән ике күзләре генә ялтырап күренеп торуга карамастан, ник бер зарлану сүзе ишетик үзләреннән!

Кукмараның «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды

«Төзелеш өлкәсендә алты елга якын хезмәт куям, бирегә көн саен Чишмәбаш авылыннан килеп йөрим. Бу өлкәгә кереп китүемә беркайчан үкенгәнем булмады, чөнки тәҗрибәле остазлардан күп эшкә өйрәндем, хәзер нәрсәгә генә алынсам да югалып калмыйм. Төп вазыйфам — плитә ябыштыру», — ди Абдулла Ганиев. 

Кукмараның «Миләшкәй» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Бакча мөдире белән бинаның ике катында да булып, эш фронты белән танышып чыктык.

«Бакча бинасына керү юлы үзгәртелеп, беренче катта азык-төлек блогы урнашачак. Чөнки ул бик кечкенә һәм төркемнәрдә буфет бүлмәләре дә юк иде. Яңарту планына аларның да кертелүе аеруча уңайлы булачак. Җылылык, су системасы, канализация, электр чыбыклары, барлык ишекләр алыштырылачак, идән, түшәм, диварлар өр-яңадан эшләнәчәк, яңа җиһазлар да кайтыр дип ышанам. Шулай ук проект планына бакча территориясен дә төзекләндерү кертелгән. Уен мәйданчыклары да ясарга ышандыралар», — ди ул.

Зөлфия Мөбарәкҗан кызы мәгариф өлкәсенә 2005 елда килгән, ә мөдир вазыйфасында 2012 елдан икән. Иң элек ул Мәмәшир авылы балалар бакчасында, декрет ялыннан соң Сазтамакта җитәкче булып эшләгән. 2023 елда «Миләшкәй» балалар бакчасына мөдир итеп билгеләгәннәр. 

«Һәр әти-әнинең ул-кызын яңа, ремонт ясалган бакчага йөртәсе килә. Шуның өчен бездә балалар саны да ул кадәр күп булмады. Төзекләндерү эшләреннән соң проблема уңай якка хәл ителер, бакчабыз кабат балаларның шат авазларына күмелер дип ышанам», — ди ул. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев