Кукмараның Ленин бакчасы шахматчыларны үзенә җыйды
Турнир балаларны, өлкәннәрне спортка тарту максатында оештырылды.
«Күрше Фест» проекты кысаларында шәһәребездә шахмат турниры узды. Спорт бәйрәмен «Ворошилов» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова оештырды.
«Мин „Күрше Фест“ республика проектында катнашып, 200 мең сум грант оттым. Шул уңайдан үземнең территориядә төрле чаралар үткәрергә тырышам. Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында „Дус күршеләр“ дигән ишегалды бәйрәме уздырсак, Ленин бакчасына шахмат сөючеләрне җыйдым. Турнир балаларны, өлкәннәрне спортка тарту максатында оештырыла», — ди Эльмира Гарәфетдинова.
Спорт бәйгесе башланганчы «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең матур җырларын бүләк итте.
Ленин бакчасы гөрләп торды ул көнне. Катнашучылар 6-10, 10-18, 18 яшьтән өлкәннәр, өлкәннәр дигән төркемнәрдә көч сынашты. Балалар аеруча күп иде. Малайлар һәм кызларның әлеге спорт төренә тартылуы аеруча күңелле. Кемдер өстәлдә, ә кемдер эскәмиядә рәхәтләнеп шахмат уйнады. Урта һәм өлкән буын шахматның баш мие эшчәнлеген яхшыртуда әһәмите зур булуын билгеләп үтте.
«Мин мондый төр чараларда һәрдаим катнашырга тырышам. Кеше арасында йөрсәң, бөтенләй үзгәреп кайтасың. Шахмат белән балачактан кызыксынам. Авылда өлкәннәр янына барып, аларның киңәшләрен отып өйрәнгән идем. Шахматның тормышта да файдасы әйтеп бетергесез. Анда йөрү өчен төрле мөмкинлекләрне уйлыйсың, дөрес юлны сайлыйсың. Уенчылар бик көчле», — ди Кукмарадан Мәхмүт Исмәгыйлев.
Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев