Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның киез итек комбинатында “урак” өсте

Тыннарны өтеп ала торган зәмһәрир суыкта даннары бөтен Рәсәйгә таралган Кукмара итекчеләре турында язмыйча калып буламы соң?! Шуңа күрә газетабызның декабрь аендагы мактау тактасын да әлеге һөнәр ияләренә багышларга булдык. Кукмара киез итек-киез комбинатының кадрлар бүлегенә шалтыратып: "Безгә иң-иң яхшы бер хезмәткәрегезнең исемен атый алмассызмы?"- дип сорагач, Иван Павловны тәкъдим...

Тыннарны өтеп ала торган зәмһәрир суыкта даннары бөтен Рәсәйгә таралган Кукмара итекчеләре турында язмыйча калып буламы соң?! Шуңа күрә газетабызның декабрь аендагы мактау тактасын да әлеге һөнәр ияләренә багышларга булдык.

Кукмара киез итек-киез комбинатының кадрлар бүлегенә шалтыратып: "Безгә иң-иң яхшы бер хезмәткәрегезнең исемен атый алмассызмы?"- дип сорагач, Иван Павловны тәкъдим иттеләр.

... 30 градуслы декабрь суыгын тимер ишек артында калдырып, итек калыплау цехы эченә узуга, дымлы һава, сарык йоны исе һәм станокларның берсен-берсе уздырып эшләгән тавышларыннан биредә никадәр авыр һәм җаваплы хезмәт куелганын аңлыйсың. Цехта бертуктаусыз конвейер эшләп тора: түшәлгән итекләр буяла, үкчә ясала, тиешле үлчәмдә киселә, парда тотылганнан соң, калыпка утыртыла һәм кибәргә озатыла. Ай-яй-яй, төшке ашка гына туктап алып, сигез сәгать дәвамында берөзлексез бер үк эшне башкару өчен никадәр түземлелек, ныклы холык, көч кирәк. Биредә авыр эшкә чыныкканнар гына эшлидер дә инде. Бар игътибарларын итек эшенә юнәлткән хезмәткәрләрне күзәтә-күзәтә цехның эченә, Иван Александровичның эш урынына да килеп җиттек.

Аралашырга җай чыкты - без барганда аның станогы туктап торып, кечкенә генә ремонтка тукталган иде. Әмма иртәрәк сөенгәнмен: цехтагы җайланмалар тавышына иркенләп сөйләшеп тә, ныклап танышып та булмады. Хәер, әңгәмәдәшем үзе дә аз сөйләшә торган, тыйнак кеше икән. 31 ел дәвамында әлеге цехта эшләргә туры килсә дә, зарланып, сыкранып бер сүз дә әйтмәде ул. "Җиңел эшне белмим инде мин, өйрәнгән, күнегелгән хезмәт. Яшьлегемә кире әйләнеп кайтырга туры килсә дә, тормыш юлым әлеге цехта үтәр иде", - диде ул елмаеп. Күршедәге станокка басып, үзенең нинди вазыйфа башкаруын да күрсәтте: басылган итекне 10-15 минутка пар җайланмасына тыгып торып, аны алгач, калыпка утыртыла торган машинада эшләүчегә тапшыра икән. Алар бригадасында дүрт кеше, бер сменага куллары аша 750-800 пар итек үтә. Бер пар итекнең юеш килеш якынча 6 килограмм булуын уйласаң, смена дәвамында бригадада ничә тонна йөк үткәнен исәпләп чыгару авыр түгел. Чагыштырмача әлеге җиңел эшкә күчкәненә Иван абыйның бер генә ел булган. Ә моңарчы ул итек калыплаган, калыбы белән бергә 12 килограмм булган итекләрне күтәрүе бер дә җиңел булмагандыр үзенә!

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев